Шигырь сөючеләр
Арча Укучылар сараенда Шәүкәт Галиевның тууына 90, Фәнис Яруллинның тууына 80 елга багышланган “Туган тел – иң татлы тел” исеме астында шигырь укучылар район бәйгесе үтте. Бәйгедә Арчаның 1,2,6,7 мәктәпләре, 5 нче гимназия, Иске Чуриле, Иске Ашыт, Яңа Кырлай, Сеҗе, Курса-почмак, Апаз, Лесхоз, Шушмабаш мәктәпләре укучылары актив катнашты. Кенәр интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә уңышлы чыгыш ясадылар. Ике яшь төркемендә барысы 88 укучы ярышты. Җиңүчеләр 1,2,3 дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде, ә катнашучыларның барысы да сертификатларга ия булды. Шигырь яратучыларның күп булуы, яттан сәнгатьле итеп сөйләүләрен күрү бик сөенечле булды.
Дамир Таҗиев,
жюри әгъзасы-оештыручы.