Халык партиягә ышана

2018 елның 13 апреле, җомга

Халык партиягә ышана

10 апрельдә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсендә сәяси советның киңәйтелгән утырышы узды. Катнашучылар, 2018 елның 18 мартында узган Россия Федерациясе Президенты сайлаулары буенча сайлау кампаниясенең нәтиҗәләрен карады һәм партиянең Арча җирле бүлекчәсе алдында торган мәсьәләләргә тукталды.

Арча җирле бүлекчәсе секретаре Илшат Нуриев билгеләп узганча, район халкы сайлауларда оешканлык, активлык күрсәтеп, сайлаучыларның 95 проценттан артыгы гражданлык бурычын үтәде. РФ Президенты урынына кандидатурасын тәкъдим иткән Владимир Путин өчен 94,86 процент райондашыбыз үз тавышын биргән.

Ул мобилизацияләнгән кампаниядә һәм РФ Президентын сайлауларга килүне оештыру буенча махсус федераль программаны тормышка ашыруда активлык күрсәткән башлангыч бүлекчә секретарьларына һәм партия әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Утырышта шулай ук “Балалар илне сүрәтли” республика конкурсында катнашу, “Үз шәмеңне кабыз” район акциясен уздыру һәм гражданнарның мөрәҗәгате буенча эш алып бару турындагы сораулар да каралды.

“Агымдагы ел башыннан җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 49 кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең тематик анализына килгәндә, күпчелек кешене торак белән тәэмин итү, халыкны социаль тәэмин ителеше, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү сораулары борчый”, – дип билгеләп үтте җирле бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов.

Утырыш ахырында Илшат Нуриев, озак еллар нәтиҗәле хезмәте, “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсенең иҗтимагый-сәяси тормышында актив һәм нәтиҗәле катнашуы һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Урта Аты башлангыч бүлекчә секретаре Данис Хәмидуллинга Мактау грамотасы һәм партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International