«Тукай марафоны – 2018»

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 27 апрель көнне   Арча шәһәрендә  татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел  булу уңаеннан  “Тукай-марфоны-2018 үтте .  Ярышларда  барлыгы  92 кеше катнашты . Алар Арчаның беренче , икенче , алтынчы урта мәктәбе , бишенче гимназиясе , Шушмабаш, Ашытбаш, Яңа Кырлай авылы урта мәктәпләре укучылары, Арча педагогия көллияте ,  Арча агросәнәгәть көллияте студентлары шулай ук Казан, Кукмара шәһәре , Әтнә, Балтач районнары спортсменнары иде. Марафонга старт Арчаның үзәк мәйданнынан бирелде. Марафончылар 24 километр араны йогереп үтеп, Яңа Кырлай авылында финиш сызыгын уттеләр. 16 яшькә кәдәрге укучылар өчен старт Иске Иябаш авылы турысыннан бирелде . Анда 55 укучы старт алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International