Үзен оҗмахта кебек хис итә Әлфия апа

2018 елның 11 мае, җомга

Үзен оҗмахта кебек хис итә Әлфия апа

Өлкәннәр белән аралашканда һәрчак исем-акылым китә – алардан беркайчан да зарлану сүзе ишетмисең, булганга шөкер итеп, бүгенге тормышка сөенеп гомер итә алар. Арчаның Банк урамында яшәүче, быел җәй 95 яшен тутыручы Әлфия апа Җәләлиевага да сокланып утырдым.

– Яшьлегем авыр чорга туры килде. Әмма бүген мин рәхәттә яшим. Шундый оҗмах бүләк иткән өчен Аллаһы Тәгаләмә һәм җитәкчеләргә рәхмәтлемен, – диде ул кечерәк кенә, әмма бик уңайлы фатирын күз алдында тотып. – Балалар үз яннарына чакыра, тик минем бу оҗмахтан китәсем килми. Аннан минем бик зур терәгем – оныгым Рузилә янымда бит.

Әлфия Җәләлиева Мөрәле авылыннан. Әнисе Нурлыбанат апа ике балага үги ана булып килгән, аннан гаиләдә тагын өч бала туган. Әтисе Солтан абый бик оста тегүче саналган, һөнәрле булуы белән гаиләне туендыр- ган.

– Уртача тормышта яшәдек, тамак тук, өс бөтен булды. Әмма 1929 елны авыл янып бетә язды, 140 хуҗалыктан 22 йорт кына исән калды. Анда да безнең әти беренче булып йорт салып чыкты, – дип искә алды Әлфия апа. – Рәтләнеп китсә дә, тормышыбыз тынычсыз иде. Ни өчен диегез? Әти мәчеткә йөрде. Ирләр азанны кычкырып укый бит. Шуның өчен җавапка тарттылар үзен. Намаз укуын туктатырга туры килде. Шуннан соң гына тынычлыкта калдырдылар. Киреләнеп колхозга да кермичә йөрде әле. Сыерны, үгезне алып чыгып киттеләр. Колхозга кергәч кенә бер кечкенә бозау бирделәр. Әни шуны күз карасы кебек үстереп, сыерлы булдык. Шунсыз тормышлар артка киткән иде. Әти белән әни соңгы киемнәренә кадәр Чепья базарына алып барып сатып, бәрәңге белән бераз он юнәтергә мәҗбүр булдылар. Әнинең: “Әйберләремне суга салдым”, – дигәне әле дә хәтердә.

Әлфия үзе бишенче сыйныфны тәмамлаганнан соң эшкә керешә. Башта Сеҗедәге артельдә мех терки, бераз булса да үзенә киенергә акча эшли, аннан куяннар карый. 1939 елны көч-хәл белән рөхсәт

алып Казанга китә, тегү фабрикасына эшкә керә. Тик фин сугышы башлана, шәһәр кибетләре киштәләре бушап кала, тормыш тагын сыный башлый. Авырый башлаган кызны әнисе авылга алып кайтып китә.

Сугыш башланган көннәрне искә алганда Әлфия апа елый ук башлады. Үзем дә курка калдым. Дару эчеп бераз тынычлангач кына сүзен дәвам итте.

– Ул елларны тыныч кына искә төшерә алмыйм.

Арсландай ир-егетләрне алып киттеләр. “Әти китмә, китмә”, – дип елап калган сабыйларның тавышлары әле дә колагымда яңгырый. Безнең гаиләдән Фәрит энем фронтка китте, бер кулын калдырып кайтты, – диде ул. – Мине урман кисәргә, аннан окоп казырга җибәрделәр. Сигез кеше качып кайттык. Аның өчен нәрсә булыр иде, белмим, бәхеткә бераздан башкаларны да өйләренә җибәрделәр. Ә мине Казанбашка тракторчылар курсына юлладылар. Укып кайткач, елатып, суд белән куркытып тракторга утырттылар. Эшләргә бик авыр булды. Мин яшь кыз, трактор иске, зур тәгәрмәчле, кабинасыз “СТЗ”, “ХТЗ” тракторлары, кабызып булмый. Тракторчы Хатыйпның “Сүгенергә кирәк аңа, шунсыз кабынмый ул”, – дигән сүзләрен әле дә көлеп искә алам. Ышандык бит шуңа, сүгенеп кабыза башладык. Кабына да иде.

– Ключище дигән рус авылында эшләдек. Казанбашка ремонтка бара идек. 24 километр араны җәяүләп үтәбез, тимер күтәреп барабыз, кайтабыз. Аякта чабата, өстә майланып каткан кием. Бу аяклар юкка гына

авыртмый торгандыр инде, – диде ветеран

аякларына күрсәтеп.

1950 елга кадәр, 9 ел тракторда эшли Әлфия апа. Аннан сугыштан ир-атлар кайта башлый. 1949 елда кыз Имам исемле авылдашына кияүгә чыга. Дүрт балалары туа. Имам абый 21 ел элек вафат булган инде. Әлфия апаның терәкләре – балалары. Халидә белән Илһам авылда, Зөлфия Себердә, Рөстәме Казанда яши.

– Балаларым бик игелекле булдылар, – диде Әлфия Җәләлиева. – Киленнәрем Дания, Рәмзия, киявем Габделнур да бик яхшы. Казаннан киленем Дания кайтса, өйгә нур иңгән кебек була. Ул эшне дә бәйрәм иткән кебек башкара. Бик игелекле бала. Еллар тыныч булсын да, балаларга сугыш афәтләре күрергә язмасын.

Әнә шулай булганына сөнеп матур гына яшәп ята Әлфия апа. Биш вакыт намазын калдырмаска тырыша. Шуның белән юана. Хәер, яныннан кеше дә туктамый. Кадерле әни, әби, туган ул.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International