Күңелләре изгелектә

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Күңелләре изгелектә

Сәхнәдә оркестрга кушылып хор җырлый. Солист-укытучы Артур Хафизов “Җиңү көне” җырын башкара. Шушы моңлы җыр белән үзәкләрне өзә ул. Хәрбиләр бәйрәмнәрендә, Җиңү көне уңаеннан оештырылган чараларда соңгы елларда бәйрәмнәр Артур Хафизовның шушы җырыннан башка узмый.

Аннан эстафетаны үз кулына сәхнәләрдә скрипка кылларының “телен белүче” Валентина Вәлиуллина ала. Ул да оркестрга кушылып “Төймә” татар халык җырын башкарып күңелләрне концерт рухына алып кереп китә.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары район Мәдәният йортында хәйрия концертына зал тутырып тамашачы җыйды. Мондый рухтагы концертлар мәктәп тарафыннан ел саен куела һәм ел да концерттан җыелган акча хәйриягә китә. Әлбәттә, күпчелек тамашачы әти- әниләр, сәнгать мәктәбендә укучы балаларның туганнары, якыннары булгандыр. Чөнки ел да әти-әниләре каршында сынау да уза укучылар. Аңарчы район, шәһәр, республика гына түгел, халыкара конкурсларда йөреп чарланган булсалар да, бу концерт алар өчен имтихан, зур сынау. Залда алар өчен җан атып якыннары, укытучылары утыра. Алар чыгышларны ничек кабул итәр?

Җиңүнең 73 еллыгына багышланган “Җиңү ямен, җиңү тәмен, без белмәсәк, кем белер” дип исемләнгән хәйрия иҗади концертында, нигездә, конкурс-фес- тивальләрдә катнашып җиңү яулаган укучылар чыгыш ясады. Программада Бөек Җиңү темасы да, Габдулла Тукайның 132 еллыгы да чагылыш тапкан. Берсеннән-берсе сәләтле балалар чыгышы концертларга килгән һәркемне рухи көч, күңел рәхәтлеге белән баетты. Яшь буын ватаныбызның үткәнен, дәһшәтле сугыш елларын, җиңү, халкыбызның шул авыр елларда көч алып яшәвен, намуслы хезмәт итүен, әдәби мирасыбызны җырлар, шигырьләр аша да өйрәнә.

Укучылар белән беррәттән укытучылар чыгышы да концертны баетты. Укытучылар да укучыларыннан калышмый – төрле конкурсларда җиңүләр яулап кайталар. Тукай – мәктәп укучыларының аерылгысыз темасы. Шигырьләре, көйгә салынган җырларыннан тыш, укучылар шул җырларны гитарада уйнап та башкарды.

Һәр катнашучы үзе бер талант. Ике сәгатьтән артык барган концертта, әлбәттә, мәктәптә укучы сәләтле балаларның бик азы гына чыгыш ясады. Тик мәктәпнең эшчәнлегенә бәя бирү өчен шул да җитә. Чыгышларны ямьләп, биредә балаларны кием стиле, дизайн серләренә, модага өйрәтүче “Асылъяр”, “Һөнәрчелек планетасы” мода театры коллекция- ләре дә тәкъдим ителде. Мәктәпне бетереп чыккач та кызларга бу өйрәнгәннәре тормышта бик кирәк булачак.

Сәхнә тутырып биюче коллективлар үзгә бер ямь бирә. Илнең төрле сәхнәләрендә биюче балаларга да туган җир сәхнәсендә чыгыш ясау рәхәт тә, сынау да.

Сынатмады коллектив, тамашачыга озак вакытка җитәрлек рухи азык бирде. Тамашачы күңелен җырлап-биеп күтәрсәләр, хәйриячелек гамәле белән үзләренә савап җыйдылар.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International