Президент уңай бәяләде

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Президент уңай бәяләде

Рөстәм Миңнеханов арчаларның Сабантуйга бүләк җыю колгасына сөлге бәйләде. Күңеленнән, шундый истәлекле мизгелдә теләкләрен, ил-көнгә тынычлык та сорагандыр ул. Аннан Президент Арча йорты ишегалдына үтеп, райондашларыбызның башкарган хезмәтенә уңай бәя бирде, киләчәккә уңышлар теләде.

Бу күренешләрнең барысы да 23 июньдә Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узган Сабантуй вакытында булды. Казан Сабантуенда ел да арчалар үз программалары белән катнашып, Казан халкына һәм кунакларга истә калырлык бәйрәм үткәрүдә үз өлеш-ләрен кертә: халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишег- алды тәкъдим итәләр. Быел ишегалды чит илдән килгән кунакларны да кабул итте: Казанда узучы бөтендөнья футбол чемпионатына килгән җанатарлар һәм Бөекбритания, Аргентина, Япония, Колумбия, Германия, Испания, Австралия, Эквадор, Ираннан, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган илледән артык журналист татар мохитендә рәхәтләнеп күңел ачты, ишегалдында узган чүлмәк вату, капчык сугышы, йомырка кабып йөгерү, җептән бүләк кисү кебек һ.б. сабантуйның бизәгенә әверелгән уеннарда катнашып рухларын баетты.

Бәйрәмне оештыру, уздыруда ел да район мәдәният, мәгариф идарәләре хезмәткәрләре, район хакимияте көч куя. Инде ул елларның саны да онытылды бугай, чөнки арчаларның Казан Сабантуен ямьләүдә башкарган хезмәтләре инде күптән традициягә әйләнеп бетте. Казан халкы хәзер Арчаның оста кул ияләрен дә белә булыр. Чөнки Сабантуйда алар үзләренең хезмәтен күрсәтеп кенә калмый, үз иҗат җимешләрен халыкка да тәкъдим итә. Быел да Арча читек-чүәкләре белән Илсөя Әхмәдиева килгән. Ләйлә Гарипова милли бизәкле матур хатын-кыз түбәтәйләре белән никадәр кешегә күңел җылысы өләшә. Бүгенге көндә мондый түбәтәйләргә сорау зур, халык күлмәкләренә туры китереп, киеп карап сайлап ала. Нигездә, Арча күренешләрен чагылдырган сувенирлары белән Анна Петрова да инде өченче ел рәттән казанлылар белән очраша, агачтан сувенир җиһазлар ясау остасы Җәлил Вильдановның да биш ел буе таныш үз клиентлары бар. Казан Сабантуе көнне Рәмзия Галимҗанова белән Альбина Зыятдинова ел саен казанлыларга бар күңел җылысын биреп чиккән түбәтәй, калфак-яулыклар тәкъдим итеп, башкала халкын шатландыра. “Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә”, дигән гыйбарәгә таянып, Югары Пошалымнан чана ясау остасы Рәдиф Нигъмәтуллин республикага танылган бизәкле чаналары, умартачы Ядкәр Мөхәммәдиев Арча балы белән килгән.

Арча ишегалды Сабантуй капкасыннан керүгә бәйрәмгә килүчеләрне каршы алып, китүчеләрне озатып торды. Биредә озак күрешмәгән якташлар, танышлар, дуслар очрашты. Гомумән, сабантуйлар очраштыра, күрештерә, таныштыра. Киләсе елларда да очрашканга кадәр.

Розалия Зиннәтова

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International