Акчаларны кире кайтарып була

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Акчаларны кире кайтарып була

Оешма-ширкәтләр социаль иминиятләү фондына күчергән акчаларының 20 процентын кире кайтара ала. Хезмәтне саклау буенча үткәрелгән чараларга тиешле документларын җыеп тапшырган очракта.

Арча районының хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышының чираттагысы махсус шушы темага багышланган иде. Утырышны совет җитәкчесе Рамил Гарифҗанов алып барды. Социаль иминиятләү фондына күчерелгән акчаларны хезмәт барышында кулланып булуы турында ел саен сөйләшенсә дә, моны аңлап, кирәк дип йөрүче җитәкчеләр аз санда. Кайбер оешманың бу суммаларны бөтенләй кулланганы да юк икән. “Бу хакта һәр җитәкче хәбәрдар, һәрберсенә шалтыратып әйтеп чыгабыз. Кай-чак берничә тапкыр да әйтелә әле. Хезмәт хаклары күп булган оешмалардан фондка да зур суммалар күчерелә. Ул суммаларның 20 проценты гына булса да, арада зур суммалы оешмалар да бар. Оешма җитәкчеләре, хезмәтне саклау буенча белгечләр бу суммаларның үз оешмаларына файда китерәсен аңлап эшләсен иде”, – дип фонд җитәкчесе Ильмира Гафурова “Яңарыш”, “Ак Барс агрокомплексы” ширкәтләрен үрнәк итеп атап үтте.

“Яңарыш” (элеккеге “Татарстан”) ширкәтенең хезмәтне саклау буенча белгече Гөлнара Насыйрова яз җитүгә әлеге акчаны куллануның чарасын күрә башлый. “Ел саен алабыз, хезмәтне саклау чаралары чыгымнары өчен бик файдалы”, – дип башкаларны да файдаланырга өнди ул. Быел “Яңарыш”та 124 эш урынын махсус бәяләтү уздырганнар, белгечләр, эшчеләрне хезмәтне саклау буенча укытканнар. Узган ел 30 урынны бәяләткән булганнар. Бер бәяләткәнгә биш ел эшләп була. Быел шулай ук барлык эшчеләргә медицина күзәтүе уздырганнар, махсус киемнәр алганнар, хезмәтне саклау буенча кагыйдәләр язылган плакатларны яңартканнар. Барысы 200 мең сумнан артып киткән. Ә фондтан алачаклары 155 мең сум. Димәк, шушы башкарылган эшләргә ширкәттән аз сумма чыгачак дигән сүз. Гөлнара Насыйрова акчаны алу өчен барлык документларны җыеп тапшырган да инде. Гөлнара ханым хезмәтне саклау белгече булып 10 елдан артык эшли, тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша.

“Аю” ширкәтенең дә фондтан 39 мең сумга якын акча аласы бар. Җитәкчелек бу акчаны медицина тикшерүе узарга һәм хезмәтне саклау буенча элмә такталар урнаштыруга тотарга ниятли.

Социаль иминиятләү фондыннан алынган акча нәкъ менә хезмәт куркынычсызлыгын саклау өчен: хезмәткәрләрне укыту, медицина тикшеренүе уздыру, элмә такталар ясату, тахограф, махсус киемнәр алу өчен генә тотарга дип бирелә.

Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров та җитәкчеләрне мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска чакыра. “Быел һәр оешмада, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш урынын махсус бәяләү 100 процент уздырылыр- га тиеш. 1 эш урынын бәяләтү 1000 сум чамасы тора, ә аны уздырмыйча штраф түләсәң, 1 эш урынына 60-80 меңеңне чыгарып салырга туры киләчәк”, – ди ул.

Җитәкчеләр колагына: социаль иминиятләү фондыннан алыначак акчалар өчен документлар 1 августка кадәр генә кабул ителә. Форсатны кулдан ычкындырмагыз!

Розалия

Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International