Гайшәбикәсе генә янында юк

2018 елның 6 июле, җомга

Гайшәбикәсе генә янында юк

Мөбарәкҗан Закирҗанов шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәмен ул балалары, оныклары янәшәсендә каршы алды. Сугыш һәм хезмәт ветеранын котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк һәм күчтәнәч тапшырды. Күкрәкләре тулы орден–медаль белән костюмын киеп алган Мөбарәкҗан абый бу хөрмәткә чын күңелдән сөенде, рәхмәтләрен белдерде, рәхәтләнеп истәлекләре белән уртаклашты.

Мирҗәм авылында 1923 елда туа ул. Гаиләдә үскән биш малайның бишесе дә бер–бер артлы фронтка китә. Урта мәктәпне, аннан тракторчылар курсын тәмамлап, җир сукалаган, иген иккән, уңыш җыйган Мөбарәкҗанга да тракторларны чәчү сезонына әзерләп йөргән вакытта хәрби комиссариаттан повестка китерәләр. Туганнары, авылдашлары, йөргән кызы Гайшәбикә белән саубуллашып, 1942 елда егет фронтка китә.

... Туган ягына ул 1947 елда гына әйләнеп кайта. Яңадан тракторына утыра. Озакламый аны зарыгып көтеп алган сөйгән кызы Гайшәбикәгә өйләнеп тә куя. Тормыш әнә шулай үз агымына бара да бара.

Матур яши алар Гайшәбикә апа белән. Авылда үрнәк пар булып саналалар. Гайшәбикә апа колхозда төрле эштә йөри, Мөбарәкҗан абый 42 ел тракторда җир сөрә, иген игә. Тырыш, намуслы хезмәте югары бәяләнә, грамоталар, ул елларда бирелә торган “Бишьеллык ударнигы”, “Социалистик ярыш ударнигы” дигән мактаулы исемнәр – аның хезмәтенә зур бәя була. Ә иң зур бүләге 1977 елда алган Хезмәт Кызыл Байрагы ордены – аның горурлыгы.

Гаиләдә дә биш баласы өчен үрнәк әти була ул. Уллары Рау- шан, Рафаэль, Раиф, Рәдиф, кызлары Раушания, 10 оныгы, 11 оныгының баласы – барысы да бу матур парның йөрәк җимешләре. Барысы да әти–әниләренең йөзенә кызыллык китермәслек итеп эшләде, югары нәтиҗәләргә иреште, җитәкчеләр тарафыннан макталып килде. Өлкәннәр өчен бу иң зур бәхет. Шуңа сөенеп, балаларыннан кадер–хөрмәт күреп рәхәттә яши Мөбарәкҗан абый. Хәзерге вакытта ул Арчада, улы Рәдиф, килене Роза гаиләсендә. Әмма башка балалары да бу йортка эзне суытмый.

Тик менә бер генә нәрсә борчый ветеранны – Гайшәбикә апа бик иртә калдырып китте. Әмма язмыштан узып булмый. Ялгыз түгел әле Мөбарәкҗан абый. Ә яраткан хатыны турындагы матур хатирәләрне ул күңел түрендә гомер буе саклый.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International