Техникумда кунак булдылар

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Техникумда кунак булдылар

Узган атнада Арчаның гуманитар-техник техникумы үзенә “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшүсмерләрне кабул итте. Кунакка килүчеләр 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр иде.

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны беренче генә тапкыр кабул итә техникум. Хәер, алай ук дию бәлки дөрес тә түгелдер, чөнки быел кыш техникум базасында урнашкан “Светофор” автомәктәбе  тернәкләндерү үзәге балаларын кабул итеп, аларга юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр уздырган.

Бу юлы балалар техникумда өйрәтелүче һөнәрләрнең берничәсендә, аз гына вакытка булса да, үзләрен сынап карады: малайлар газ мичен, плитәсен сүтеп җыюда катнашты, кызлар бергәләп чәчтарашлар, хисапчылар, пешекчеләр әзерләү дәресләрендә булып, тырнак та, чәч тә ясаттылар, өстәл бизәү серләренә төшенделәр, үзләре ясап та, бизәп тә карады, шушы һөнәрләрне башкару вакытында хезмәтне саклау буенча кагыйдәләрне аңлаткан фильм карадылар, кул эшләнмәләре ясадылар.

Балаларга әлеге сәфәр бик ошады. Һәммәсенең мондый осталык дәресләрендә беренче катнашуы икән. Кем белә, бәлки алар киләчәк һөнәрләрен нәкъ менә шушы техникумда укып алыр. Арча районында яшәүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек бу. Ә кунакка килүчеләр, нигездә Арча районыннан. Тагын күрше район балалары да бар иде. Чөнки “Өмет чаткысы” ел әйләнәсе үзенә Арча гына түгел, күрше-тирә районнар һәм Казан шәһәре балаларын кабул итә, алар айлар дәвамында биредә яшәп дәвалана.

Кунакка килүче балалар арасында Аделина үзен киләчәктә психолог ролендә күрә. Кем белә, бәлки ул биредә маникюр ясаучы һөнәрен үзләштерер дә, гомерен шул хезмәткә багышлар. Ә инде кайсы гына һөнәр иясе булсаң да, күпмедер дәрәҗәдә психолог та буласың. Кеше белән эшләү үзеннән–үзе психолог булуны сорый. “Биредә миңа бик ошады. Монда күргән, эшләгәннәрне өйдә дә ясап караячакмын. Пешекче апаның өстәл бизәү серләрен гаиләдәгеләремә дә җиткерәм”, – ди Аделина. Фәнискә газ мичен сүтеп карау нык ошаган. Бәлки ул да киләчәктә шушында һөнәр алып, газчы булып эшләр.

Нәрсә генә булмасын, сәламәтлегең ни дәрәҗәдә мөмкинлек бирүенә карап, кулың эш белүе кирәк. Техникумда сәламәтлеге чикле балалар да укый, аларны һәркем үзе сыман хис итә: укытучылар да ташлама ясамый, иптәшләре дә дус. Үзләре дә тырыш, әлбәттә. Димәк, укырга теләге булганнарга юл ачык.

Техникум хезмәткәрләре балаларга бәйрәм ясап савап эшләде. Ә бу сәфәрнең шәүвәл аенда башкарылуы аеруча саваплы.

Сәфәр мул сыйлы табын артында дәвам итте. Монда инде телләр дә ачылды, хыяллар да бөреләнде, хисләр ташкыны тышка бәреп чыкты.

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International