Шахтада да эшләгән

2018 елның 10 августы, җомга

Шахтада да эшләгән

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 6 августта Арча шәһәрендә яшәүче Сәвия Хәкимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Сәвия әби Иске Төрнәле авылында туган. 7нче сыйныфны тәмамлагач урман кисә, печән чаба, сыер сава.

1949 елда авылдашы Кәрам белән гаилә коралар. 1950 елда Владивостокка китеп шахтада эшлиләр. Арчага кайткач Сәвия Нурулла кызы район хастаханәсендә санитарка булып эшли, аннан кунакханәгә техник хезмәткәр булып урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International