Бүләкле бәйрәм
Август — уңыш чоры гына түгел, мәктәпкә, яңа уку елына әзерлек чоры да. Районыбызда инде шактый еллар, август аенда яңартыла торган күркәм традиция яшәп килә: беренче сыйныфка укырга керүче, күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдә яшәүче балаларга уку кирәк-яраклары белән тулы букчалар тапшырыла. Әлеге бүләкләр ел да районыбызда яшәүче изге күңелле иганәчеләр тарафыннан әзерләнә.
Арчаның 2 нче һәм 7 нче мәктәпләренә керәчәк 28 балага мәктәп коллективы чын бәйрәм ясады бу көнне: рәхәтләнеп биеделәр, кушылып җырлады нәниләр. Тантанага район башлыгы урынбасары Любовь Осина да килгән иде. “Сезне алда сынаулар көтә, — диде ул әти-әниләргә, балаларга мөрәҗәгать итеп. — Мәктәпне бетергәнче балага әти-әнинең мәхәббәте, ярдәме кирәк. Балалар яхшы укысын өчен мәктәпләрдә шартлар тудырылган, укытучылар белемле, үз хезмәтләрен тирән белүчеләр”. Аннан балаларга: “Сез бүгеннән зур тормыш юлына таба атлыйсыз”, — дип изге теләкләр теләде.
Быел районыбызда 560 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Ә мондый бүләк букчаларга шуларның 190ы ия булачак.
Розалия ЗИННӘТОВА