КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

2018 елның 17 августы, җомга

КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН! 

Арча районы һәм шәһәре мөхтәсибәте һәм шәхсән үземнең исемемнән барлык арчалыларны мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән тәбрик итәм! 

Корбан гаете яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне, гөнаһларыбызны ярлыкауны чагылдыра. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйм-мәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. 

Без бу мөбарәк бәйрәмдә Гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Бу мөбарәк көн дошманлык һәм үпкә хисләрен бетерә. Иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьләндерергә, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә. 

Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормыш- лар насыйп итсә иде. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын! Бәйрәмебез мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләрем! Күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде! Амин! 

Изге догалар белән, 

Арча районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе

Раил хәзрәт

Гыйләҗев

Арча шәһәре мәчетләрендә

21 август Корбан бәйрәме көне

6.30 – Бәйрәм вәгазе

7.00 – Бәйрәм намазы

Авылларда: 3.55 – Иртәнге намаз

 4.55 – Бәйрәм намазы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International