Асия апага күз тимәсен!

2018 елның 24 августы, җомга

Асия апага күз тимәсен!

Күңел төшенкелегенә бирелүчәннәргә (ә алар күп) мин Шекәдә яшәүче 95 яшьлек Асия апа Шәрәфиевадан үрнәк алыгыз, дияр идем. Сөбханалла! Серен белергә тырышып сорашабыз. “Тик тормадым, үчне эштән алдым”, – диде ул. Ул безнең бөтен кешене ярата, аның күңеле чиста, яхшы, диделәр якыннары. Шуңа да аңа чир иярми...

Без юбилярны котларга килгәндә Асия апа, балалары, туганнар, күршеләр табын артына утырган иде инде. Күңелле итеп сөйләшеп утырдык. Әле ул физкультура да ясый, диделәр. Ә безнең беләсе килә. Асия апа ялындырмады, өстәл артында баскан килеш кенә күнегүләрнең кайберләрен башкарып күрсәтте. Берсен генә атап үтәбез.

Аякларны күтәрә төшеп, “шагом марш” атлап йөрү. Ул арада булмады район башлыгы Илшат Нуриев та килеп җитте. Ул юбилярга Президент В. Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатлары, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды. Ветеранның хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырды. Әбине котларга Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрдәнова, район социаль яклау идарәсеннән дә килгән иделәр.

– 44 яшьтә әни үлде, – дип сөйләде Асия апа. – Нәфисә исемле иде. Безнең әти Шәмсетдин өч сугышта булган кеше. Соңгысы – Бөек Ватан сугышына 49 яшендә алынды. Без 6 бала. Сугыш башланганны Биектауда Бөгелмәгә тимер юл сузганда ишеттек. Самолетлар Казан ягына очып торды. Җәяү авылга иртәнге сәгать 4тә кайтып җиттек. Арышны кар яугач, чалгы белән чаптык. 4 ел комбайнда эшләдем.

Асия апа Балтач районы Янгул авылыннан. 1945 елда, сугыштан соң, авылдашы Хәйретдингә кияүгә чыга. Сугыш ветераны Хәйретдин колхоз рәисе, участок милиционеры Яңа Кенәр милиция начальнигы булып эшли. Колхоз рәисен Балтачтан Арча районына эшкә юллыйлар. Шулай итеп, Шекәдә төпләнеп калалар. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. “Комбайнны куйгач, колхозда төрле эштә эшләргә туры килде”, – дип сөйли Асия апа. Бала хәс- рәтен кичергән, ике баласын җирләгән ана ул. Бүген улы Илгиз гаиләсе белән яши.

– Без эштә булдык, өйдә балаларга күз-колак булып әти белән әни торды, – дип сөйли килене Фәймә ханым. – Мин эштән кайт- канда ашарга пешкән, ипи киселгән, тәлинкәгә ризык салынган, янына калак куелган булыр иде. Озак еллар текте дә әле ул. Кием-салымны әни тегеп кидерер иде. Тегү машинасы әле дә тора. Бик күп газеталар алабыз. Әни газета укый, телевизор карый. Әти 2012 елда вафат булды.

– Тормыш хәзер бик рәхәт, – дип сүзне дәвам итте Асия апа. – Яшәргә иде әле...

Бар да: “100 яшеңә дә киләбез”, – дип, әбигә әйтеп куйдылар. Ә Асия апа елмая... Без кузгалдык. Мәҗлес дәвам итеп калды.

Икенче көнне редакция- гә Асия апаның оныгы Гөлназ (төп йортта яшәүче Илгиз—Фәймә кызы) килде. Безнең каршыда нәкъ Асия әбинең яшь чагы иде! Мөлаем түгәрәк йөз, зур күзләр... “Сез нәкъ әбиегез икән!” – дидем. “Әйе, шулай дип әйтәләр”, – диде Гөлназ елмаеп. Ул безгә мәҗлестә төшерелгән фотоларны, видеолар алып килде. “Әби җырлады да, – диде Гөлназ. – Хәйдәр җизни гармунда уйнады, әби җырлады”. Асия апаның җырлаганын тыңлыйсы килеп, видео- ны җибәрдек. Чыннан да, мәҗлес түрендә Асия апа рәхәтләнеп җырлап утыра. Янәшәсендә 90 яшьлек сеңлесе Сәлисә.

Жырлыйм әле, жырлыйм әле, жырлыйм әле күп итеп,

Бергә булган вакытларны сагынып сөйләрлек итеп...

Әйе, сагынып сөйләрлек мизгелләр бу. Тарих. Без Асия апаның балалар бәхете белән, авырту-сырхауларсыз һәр туган таңга сөенеп яшәвен телибез!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International