Кыю проект

2018 елның 12 октябре, җомга

Кыю проект

Редакциягә имзасыз хат керде. Автор үзен М.Горький урамындагы 25нче йортта яшәүче дип язган. Хат язучы яңа тышланган йортның төсләре белән килешми. “Бу төсләрне бакча баласы сайлап бирмәгәндер бит”, – дип тәмамлаган ул хатын.

Хатны укыгач, тышкы стенасы шомартылып, шуңа төрле сурәтләр төшереп эшләнгән йорт күз алдына килә. Арчада андый йортлар бар. Әмма без хатны имзасыз дип читкә алып куймадык. М.Горький урамындагы 25нче йортны эзләп киттек.

Максатым хатта язылганнарны гына ачыклау түгел иде. Бер уңайдан күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү мәсьәләсе белән дә якыннанрак танышу иде исәбем. Бик тиз таптым мин бу йортны. Әмма, хатта язылганча, бер дә елыйсылар килмәде. Киресенчә, матур булган, дип карап тордым. Башка йортлардан аерылып тора. Йортны соры, куе кызыл, ачык кызыл һәм сары төстәге тимер сайдинг белән тышлаганнар. Әлеге йортны “Водоканал Сервис” ширкәте (җитәкчесе Тәлгать Миндубаев) бригадасы ныклап төзекләндерә. Прораб Наил Галиәхмәтов та шунда иде. Хәлне аңлаткач, Наил Галиәхмәтов:

– Йортның төсе бездән тормый бит, – дип аңлатты. – Аның проектын архитекторлар ясыйлар. Проектта, сметада нәрсә каралган – шуны эшлибез.

Без бу йортның ныклап төзекләндерү проектын ясаган кыю архитекторны да эзләп таптык. Архитектор Айгөл Кәримова безгә менә ниләр сөйләде. “Кечкенә генә йорт ул. Башка йортлар арасында югалып калмасын дип, ачык төсләрне сайларга булдык”. Чыннан да, ә нишләп әле йортлар тонык төсләрдә генә булырга тиеш?! Шушы йортта яшәүчеләр белән дә сөйләштек. Алар бары тик рәхмәт кенә әйтә.

Ремонтчылар инде эшне төгәлләп киләләр. Йортның стенасын җылытып, тимер сайдинглар белән тышлаганнар, подъезд эчен шомартып, матурлаганнар, подъездның эчке ишеген алмаштырганнар һ.б. Подъезддан кояштай балкып шушы йортта яшәүче Сөембикә Сәйфуллина килеп чыкты.

– 1969 елда төзелгән 8 фатирлы йорт бу, – дип сөйләде ул. – Бу заманында райком хезмәткәрләре яшәгән затлы йорт булган. Стенасыннан салкын керә иде, хәзер җылытып тышлагач, йорт җылынды. Без бик канәгать, рәхмәттән башка сүз юк.

3нче фатирда яшәүче Мөршидә Нуриева белән дә сөйләштек.

– Рәхмәт, минем балконымны тышлап бирделәр, – дип сөйләде ул.

8нче фатирда яшәүче ветеран укытучы Ләбибә Илматова:

– Башта төрле төсләр сәер кебек тоелган иде, хәзер ияләндек, йортыбыз бик матур, без бик канәгать, – дип сөйләде. – Бүген дә ремонтчыларга рәхмәт әйттем. Без йортыбыз белән җәен чәчәк үстерәбез. Башкалар безнең чәчәкләргә сокланып үтәләр. Инде менә хәзер йортыбызга сокланып үтәләр.

Ремонтчыларның тамак ялгау һәм киенү-чишенү өчен будкалары бар, күчмә бәдрәф тә китереп куйганнар.

– Ныклап төзекләндерү программасы эшли башлаганнан бирле 20нче күп фатирлы йортны ремонтлыйбыз инде, – дип сөйләде прораб Наил Галиәхмәтов. – Тагын бер бригада Вәгыйзов урамындагы 6нчы йортта эшне төгәлләп килә.

Анда да булдык. “1979 елда төзелгән йорт бу, – дип сөйләде шушы йортта яшәүче Надежда Алексеевна. – 9 ел элек ремонт булган иде инде безнең йортка. Түбәсен яптылар, подъезд стеналарын агарттылар һ.б. Быел менә йортның тышкы стенасын җылытып, тимер сайдинглар белән тышладылар. Үзегез күрәсез, подъездны ремонтлыйлар. Идәнендәге линолеумны алып, плитә җәйделәр”. Шушы йортта гомер итүче Рүлә Фәтхрахманова ишеген дә шакыдык. Ул үзенең ремонттан риза икәнен әйтте.

Ремонтчылар белән дә сөйләштек. “Менә безнең бар эшкә дә оста Илсур бар”, – дип таныштырды алар Илсур Галиәхмәтов белән. Тимер сайдинг- ларны үлчәп мәш килгән Илсур сөйләшүне кыска тотты. “Водоканал Сервис” ширкәтендә агач остасы булып эшли. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Һөнәре буенча агроном. Тормышны алып барасы бар, төрле эшкә өйрәнергә туры килә.

Бар иде заманалар, күп фатирлы йортлар тузып ямьсезләнгән, түбәсеннән су үтә, подъезд ишек-ләре ярым җимерек... Андый шикаятьләрне дә тикшергән вакытлар булды. Ярый әле хәзер ныклап төзекләндерү буенча дәүләт программалары эшли. Көннән-көн йортлар матурая. Халыкның таләбе дә үзгәрә. Аңа тагын да матуррак, уңайрак, шәбрәк булсын. Бу табигый хәл.

Ә М. Горький урамындагы 25нче йорт әллә каян балкып күренеп тора. Яшь архитекторларның проекты да яшьләрчә, кыю була шул.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International