Актив яшьләр форумы

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Актив яшьләр форумы

Арча педагогика көллиятендә “Без бит авыл яшьләре” форумы үтте. Анда авылда, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче актив яшьләр чакырылган иде. Башта яшьләр төркемнәргә бүленеп, тренинглар һәм осталык дәресләрендә катнаштылар, яшьләргә генә хас булган кызыклы алымнар белән бер-берсе белән таныштылар. Шундый мөмкинлекне мин дә кулдан ычкындырмаска тырыштым. Вакытлары тыгыз булса да, бер-ике егет белән әңгәмә корып алдым.

Зөфәр Галиәкбәровны әле беркөнне генә сәхнәдә күргән идем. Спектакльдә уйнады ул.

– Авылда тагын нишлисең инде? Үземә бер шөгыль булсын дип уйнарга алындым. Ошап китте, – диде ул бу турыда әйткәч. – Мин үзем Курса-Почмакныкы. Казан дәүләт аграр университетында укыганнан соң, туган авылга кайттым. Башта электрик булып урнаштым. Хәзер шуңа өстәп хезмәтне саклау буенча белгеч тә, профсоюз комитеты җитәкчесе дә.

Өчиледән Райнур Минһаҗев бөтенләй гаҗәпләндерде. Әле 18 яшь кенә, үз бизнесы, ягъни үзенең фермер хуҗалыгы бар.

– Башта биш ел әтием Ринатка булыштым. Аннан аерым ферма булып аерылып чыктым. Сигез сыер тотам. Эшчеләрем бар. Читтән торып энергетика көллиятендә белем алам, – диде ул.

Бу форумга килгәннәрнең барысы да әнә шундый актив, инициативалы. Авыл хуҗалыгының төрле өлкәсендә эшләсәләр дә, идеяләре, фикерләре уртак аларның.

– Бу проект районда өченче тапкыр үткәрелә. Башта ике, аннан бер көн барды ул. Быел тагын ике көн итәргә булдык. Безнең максат – сезнең фикерләрне тыңлап, үзебезнең планга кертү. Шулай ук сезнең өчен ял программасына да урын бирдек. Бу проект киләчәктә дә дәвам итсен иде. Яшьләр белән аралашып эшләгәндә генә район тормышын алга җибәрә алабыз, – диде форумны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

– Хуҗалыкларга баргач сезнең белән очрашып торабыз. Узган ел авыл хуҗалыгында калмыйм, дигән егетләрне дә бүген биредә күрәм. Килүегез өчен рәхмәт, – дип өстәде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Районның аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Лиана Калинина авыл яшьләре өчен, алар катнашында үткәрелгән чаралар белән таныштырып китте, җырчылар Сөмбел Заһидуллина, Артур Хафизов яшьләргә музыкаль сәламнәрен җиткерде. Аннан форумда катнашучылар төркемнәргә бүленеп, берничә юнәлештә (спорт, социаль, мәдәният, эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы) үз социаль һәм икътисади проектларын эшләделәр.

Авыл яшьләре белән очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев та килде.

– Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та авылларның картая баруына, яшьләрнең авылда калмавына борчылуын белдерде. Эш башлаучы, башлаганын дәвам итүче фермерларга ярдәм итүче бик күп программалар эшли. Мөмкинлекләр дә зур. Ни өчен яшьләр авылдан китә? Без нәрсәне эшләп бетермибез? Менә шуны уртага салып сөйләшү өчен җыелдык бүген, – диде ул.

Бу көнне биш төркем үзе эшләгән проектын яклады. Кызыклы проектлар килеп чыккан. Берсе авылда кошчылык фермасы төзергә планлаштыра, шуның белән авылның берничә кешесен булса да эшле итүне максат итеп куя. Икенчеләре авыл халкын үзара аралаштыру максатыннан кызыклы чара уйлап тапкан. Өченчеләре итекле футбол үткәрү турында тәкъдим кертә. Берничә шәхси ярдәмче хуҗалыкны һәм крестьян-фермер хуҗалыгын берләштереп авыл хуҗалыгы кооперативы ачу турындагы фикерләрен дә белдерделәр, бу юнәлештә үзләре төзегән проектларын яклап та күрсәттеләр.

Өстәмә рәвештә бу көнне иң яхшы бизнес- идеяләр һәм проектлар бәйгесендә катнашучы укучылар һәм студентлар да (Апаздан Алия Мөхәммәтҗанова, Наласадан Лилия Вахитова, җиденче мәктәптән Адилә Сафиуллина, социаль-гуманитар техникумнан Рафисә Нәгыймова, Диләрә Зарипова, Казанбаш мәктәбеннән Булат Фазлыев, Яңа Кишеттән Илназ Кәримов) үз проектларын якладылар. Алия чиста су проблемасына тукталган, Лилия Наласада агротуризмны җәелдерү турында хыяллана. Ә менә Яңа Кишеттән Илназ Кәримов үзенең тикшеренүләре, нәтиҗәләре белән хәтта белгечләрне дә гаҗәпләндерде. Ул биш басу туфрагын алып кайтып, тикшереп, кайсында нәрсә чәчсәң зур уңыш алуга ирешеп була һәм уңдырышлыкларын арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә кадәр әйтеп бирде.

Соңыннан Рамил Гарифҗанов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Әлбәттә, иң югары бәя Илназ Кәримовка куелды. Аның өчен иң зур бүләк Ренат Гатиятовның авыл хуҗалыгы академиясенә бюджетка укырга керергә ярдәм итәчәге турындагы

вәгъдәсе булгандыр, мөгаен. Дөрес, Илназ әле яшьрәк. Әмма вакыт сизелми дә уза. Ә әйткән сүз – аткан ук.

Кич форумда катнашучыларны күңел ачу программасы (Боз сараенда тимераякта шуу, дискотека, тулай торакта кичә) көтә иде.

Икенче көнне осталык дәресләре, спорт сәгате, “Акыл-баттл” үткәрелде, “Мулла” фильмы күрсәтелде, үзешчәннәр чыгышы тәкъдим ителде.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International