Вакыты аз — өлгерергә кирәк

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Вакыты аз — өлгерергә кирәк

2016 елдан башлап Арча шәһәрендә үзара салым акчасын җыя башладылар. Белгәнебезчә, әлеге акчаларны хөкүмәт һәр сумына дүрт сум өстәп арттырып кайтара. Һәм шул акчаларга районда күп эшләр башкарылганы мәгълүм.

Яңа елга кадәр үк арчаларның почта әрҗәсенә үзара салым түләргә онытмаска кирәклеге турында белдерү кәгазе таратылган иде, бәйрәм ялларыннан соң тартмаларда түләү кәгазьләре күренә башлады. Анда түләү вакыты 1 гыйн- вардан 21 февральгә кадәр дип язылган. Шушы вакытка кадәр түләмәгән очракта шактый күләмле штрафлар каралган икән. Бу хакта әңгәмә барышында Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов искәртте.

— Бер тапкыр җыем (елга бер мәртәбә) шәһәр җирлегендә теркәлгән балигъ булган бер кешегә — 300, ә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, инвалидларга һәм 1нче төркем инвалидларга 100 сум, — дип аңлатма бирде ул. — Гражданнар тарафыннан түләүләр банк бүлекләрендә башкарыла. 2019 елның 21 февраленә кадәр түләмәгән гражданнар ТР Административ хокук бозулар кодексының 2.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Бу очракта 1000нән 1500 сумга кадәр штраф түләтү каралган.

— Салымның түләнгәнме, юкмы икәнлеген ничек белә аласыз?

— Түләргә тиешле кешеләрнең исемлеге шәһәр башкарма комитеты базасында бар, шул исемлек буенча барлыйбыз. Штрафлар 21 февральгә кадәр түләмәгән очракта салына. Түләү кәгазьләрен почта белән дә таратабыз, шәһәр Советына керүчеләргә биреп тә җибәрәбез.

— Кайчак халык арасында, “Мин референдумда каршы тавыш бирдем”, дигән сүзләр ишетергә туры килә...

— Референдумда катнашучыларның күбесе уңай тавыш бирде. Шуңа күрә үзара салым акчасын 18 яшькә җиткән һәм Арча шәһәр муниципаль берәмлеге территориясендә теркәлгән гражданнар җирле референдумда катнашу-катнашмауга, ничек тавыш бирүенә карамастан, түләргә тиеш. Арча җирлегенә Арча шәһәре халкы гына түгел, Айван, Зур Бирәзә, Төбәк-Чокырча, Божа, Күпербаш авыллары да керә, димәк, шул авылларда яшәүчеләр дә түли.

— Халык арасында еш кына, “Үзара салым акчаларын кая куялар икән?” дигән сорау да ишетергә туры килә. Узган елларда җыелган акчалар нинди максатларга тотылды?

— Ел саен үзара салымнан шәһәр муниципаль берәмлеге хисабына 5 млн. сумнан артык акча керә. Дәүләт тарафыннан арттырылып ул 25 млн. сум булып кайта. Тик бу арттырылып кайта торган сумма 1нче кварталда кергән акчаларга гына кагыла. Марттан соң түләгән гражданнарның акчасына бу кагылмый. Әлеге акчалар шәһәр халкының тормышын яхшырту өчен тотыла. Мәсәлән, 2018 елда урамнарга 475 энергия саклау яктырткычлары куелды, 5 чакрымга якын яңа электр чыбыклары су- зылды, 13 урамга вак таш салынды, Казансу паркы территориясен яхшырту буенча эшләр башкарылды. Быел җыелачак акчалар да тормыш шартларын яхшырту максатында тотылачак. Аңа инде планнар төзелгән: урам утлары яңартылачак һәм өстәмә яктырткычлар куелачак, чүп ташлау мәйданчыклары койма белән әйләндереп алына һәм аңа керү юллары яхшыртылачак, урам юлларына вак таш салыначак, урамнарга янгын

гидрантлары куелачак. Бу атнада шимбәдән җыеннар башлана, анда әнә шул планнар белән таныштырып, узган елда эшләнгән эшләргә хисап бирәчәкбез.

— Планнарны төзүдә нәрсә нигез булып тора?

— Планнарның нигезен халык гозере тәшкил итә. Ел буена халыктан кергән мөрәҗәгать-тәкъдимнәрне җыеп барабыз, шуларны планга кертәбез. Теләүчеләр җыеннарга килеп тә теләк-тәкъдимнәрен, сорауларын җиткерә ала. Җыеннарның графигы түбәндәгечә: 19 гыйнварда 12 сәгатьтә Арчаның 7нче мәктәбендә, 28 гынйварда 16 сәгатьтә Божа, Питомник, Зур Бирәзә халкы белән Питомник клубында, 6 февральдә 17 сәгатьтә Арча станциясендәге күп функцияле үзәктә, 15 февральдә 17 сәгатьтә Арча Мәдәният йортында узачак.

Хөрмәтле райондашлар, Арчабызның уңайлылыгы, матурлыгы өчен үз көчебезне кертик.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International