"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе.

2019 елның 22 марты, җомга

"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

       Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.

         21 нче март көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең Арча зона туры үтте. Биредә Арча, Балтач, Биектау, Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән яшь иҗатчылар мәртәбәле жюри алдында сынау тоттылар. Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Таһир улы Кәримов, Рифә Рахман, Рәдиф Сәгъди, һәр укучыны игътибар белән тыңлап, сораулар һәм киңәшләр бирделәр. 
Бәйгене тантаналы төстә Арчаның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөһәмәдияров ачып җибәрде. Мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина һәм мәктәп җитәкчелеге һәр район делегациясенең уңышлы чыгышы өчен бөтен мөмкинчелекләрне булдырды. Бәйгене мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Илгиз кызы Газизова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International