Кайнана да, килен дә булган

2019 елның 19 апреле, җомга

Кайнана да, килен дә булган

Беркөн Түбән Орыга юбилейга бардык. Икълимә Хәсәнова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та юбилярны котлап бүләген бирде. Бергәләп гаилә белән фоторәсемгә төшерергә булдык. Шул вакыт залга кухнядан бер–бер артлы кеше агыла башлады. Безнең аптыраулы карашка:

– Бу барыбыз да түгел әле. Яртыбыз китте инде. Без шулай бәйрәмнәрдә үзебез бер табын җыелабыз, – диделәр.

Икълимә апа үзе шушы авылныкы. Колхозчылар гаиләсендә ике кыз үскәннәр. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, әнисе Икълимәне Яңа Кенәр әзерләүләр конторасына урнаш-

тыра. Менә шулай аның өчен сәүдә челтәрендәге кырык еллык хезмәт эшчәнлеге башлана. Яхшы эшләгәч, һәр нәрсәгә җаваплы карагач, аны шулай ук җаваплы урыннарга да куялар үзен. Җиде ел дәвамында ул баш хисапчы да була. Аннан лаеклы ялга чыкканчы туган авылында кибетче. Җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт таба. Ул вакытта комсомолның гөрләп торган чоры. Кыз бик актив була, комсомол секретаре, райком бюросы әгъзасы итеп тә сайлана.

Икълимә 1956 елда авылдашы Хәмбәл исемле егеткә кияүгә чыга. Дүрт бала, өч малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, олы улы авырып 2012 елда вафат була. Юбилярыбыз бүгенге көндә авылда шушы улы гаиләсендә килене һәм оныклары белән яши.Ун оныгы, җиде оныкчыгы гына бар икән инде аның.

– Әти белән 60 ел тигез гомер иттеләр. Әтиебез өч ел элек вафат булды, – дип башлады сүзен кызы Рая. – Барыбызга да югары белем бирделәр. Һәрберебез гаиләле. Әни кайнанасы белән 32 ел, үзе кайнана булып 44 ел тора. Килен дә, кайнана да булып яшәде әле. Ике якка да ярарга, ике якны да көйләргә кирәк. Әни сүзе безнең өчен һәрвакыт закон булды. Хәзер дә аны тыңлыйбыз. Телефоннан гына безне җыеп ала.

– Мине шулай зурлап килгәнегез өчен зур рәхмәт, – диде Икълимә апа озатканда. – Өлкәннәр өчен шул үзе зур сөенеч.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International