Кырларыннан күренә

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Кырларыннан күренә

13 июньдә район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар автобуска утырып басулар буйлап  сәяхәткә чыктылар. Игенчеләр хезмәтенә бәя бирү иде бу.

Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү рәхәт бит инде ул. “Ташкичү” хуҗалыгының мактаулы механизаторы Айрат Шаһидуллин ашлыклар тишелеп чыккач уллары белән үзе чәчкән басуларны әйләнеп кайта. Андый тынгысыз җаннар тагын бар.

Күзләр ял итәрлек басулар күрсәтә алу хуҗалык җитәкчесе, баш агроном өчен дә мәртәбә. “Игенче” ширкәтенең көзге һәм  язгы бодай, рапс, кукуруз, күпьеллык үлән басуларына сокланып карап уздык. Баш агроном Марат Вахитов һәрберсенең кайчан, нинди сортлар чәчелүе, нинди ашламалар кертелүе турында сөйләп барды.

Хуҗалыкның эремә үзәгендә тукталып алдык. Әлеге төшенчә соңгы вакытта кулланылышка керде.

– Мондый үзәкләрне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр хуҗалыкта булдыру бурычын куйды, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Хәзерге вакытта районның 8 хуҗалыгында бар алар.

Әлеге үзәктә төрле ашламалар, препаратлар катнаштырылган эремә әзерләнә. Эремә игеннәрне кыяктан тук- ландыру өчен кулланыла. “Игенче” ширкәтендә мондый юл белән узган ел бик нәтиҗәле эшләделәр.

“Кишет” ширкәтендә дә бар андый үзәк. Игеннәрнең торышы яхшы, басулары бик матур. Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов басуга өстәл куеп, төрле хуҗалыклардагы игеннәрнең үрнәкләрен әзерләгән. Һәрберсенең адресын әйтеп, уңай һәм кимчелекле якларын күрсәтеп сөйләде. Кайсы үсемлеккә нәрсә җитми? “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең борчагы нинди көчле тамырлар җибәргән! Чәчү алдыннан орлыкларны препарат белән эшкәртү нәтиҗәсе бу. Көчле тамырлар хәзер киләсе уңыш өчен азот җыеп ята. Ә менә бу борчак андый хөрмәт күрмәгән, шуңа төсе дә сыек, тамырлары да зәгыйфь.

Әхмәт Хәкимҗанов үз хезмәтләрен намус белән башкаручы “Ватан” һәм “Тукай” ширкәтләре баш агрономнары Габдрәис Рамазанов белән Рамил Җаб- баровка бүләкләр дә әзерләгән.

“Ашыт” хуҗалыгында да чәчүлекләр өметле, “Кызыл Яр”да бик әйбәт, “Аю” хуҗалыгының

арышлары яхшы.

Район башлыгы Илшат Нуриев йомгак ясаганда игенчеләр хезмәтен югары бәяләде. Төрле басулар бар, әмма һәркем булдыра алган кадәр тырышкан. Әйбәт уңышлар булып, аларны исән-имин җыйнап

алырга язсын!

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International