Мәгълүмат бочче буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Мәгълүмат

бочче буенча  Татарстан Республикасы  Чемпионаты һәм Беренчелеге

21 нче июннән алып 23 нче июнгә кадәр Арча муниципаль районында бочче буенча  Татарстан Республикасы  Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте.

Ярышка спортчылар Яшел Үзәннән, Балтачтан, Казаннан, Яр Чаллыдан, Азнакайдан, Әлмәттән, Мамадыштан, Сабадан килделәр . Шулай ук Арча муниципаль районы командасы спортчылары да катнашты. Барлыгы катнашкан спортчылар саны 34.

Ярышка хөрмәтле кунуклар Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте председателе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы килде.

Катнашучылар 5 группада медальләр алуга ирештеләр. Ярышта җиңүчеләр Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән грамоталар һәм медальләр  белэн бүләкләнделәр.

Ярышларда Арча муниципаль районыннан түбәндәге спортчылар катнашты:

Рахматуллин Тимур

Шәрәфетдинов Рамил

Шакирова Ралина

Сөнгатуллина Зилә

Сәгъдуллин Ранис

Гарифзянова Гөлүсә

Низамов Айрат

Команданың тренеры Арча муниципаль районы  ӨБ МБУ “Укучылар Сарае ”  өстәмә белем бирү укытучысы   Минхәеров Фәрит Фәтхи улы.

Ярышлар кагыйдәләр  нигезендә уйналды. Һәр бер төркемдә җиңүчеләр билгеләнде. Арча муниципаль районы командасы составында уйнаган барлык спортчылар да җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

Кече төркем

ВС 1   Шакирова Ралина (Арча) – III урын

Гарифзянова Гөлүсә (Арча) – II урын

ВС 2    Рахматуллин Тимур (Арча) – I урын

Зурлар төркеме

ВС 2    Рамил Шәрәфетдинов (Арча) – I урын

Сөнгатуллина Зилә (Арча) – III урын

ВС 5    Низамов Айрат (Арча) –III урын

Сәгъдуллин Ранис (Арча) – II урын

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International