Халык мәш килеп бройлер чебиләр үстерә

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Чебигә тоз да кирәк

Халык мәш килеп бройлер чебиләр үстерә. Аларны акча түләп алып, ә аз акча түгел ул, исән—имин үстерергә дә кирәк. Халыкта сораулар туып тора. Без шул уңайдан Татарстанның атказанган ветеринария табибы Мөхәммәт Шәрәфиев белән сөйләштек.

– Мөхәммәт Мифтахович, бройлер чебиләрне ничек исән—имин үстереп була?

– Иң башта бройлер чеби алганчы ризыгын туплап, урынын, дезинфекция ясап, әзерләп куярга кирәк. Халык хәзер бер тәүлеклек чебиләр дә ала. Яңа чыккан чебиләрне туңдырмас- ка, температура 30—33 градус булырга тиеш. Суык булса, бер—берсен таптыйлар, ашамыйлар. Югары температура шулай ук зыянлы. 10 көн чамасы тәүлек буе яктыда асрарга киңәш ителә. Әкренләп яктылыкны 10—12 сәгатькә калдырасың. Температураны атна саен киметәләр. Бер айлыкларга махсус җылыту кирәкми. Ә асраган урында җылылык 15—18 градус булырга тиеш. Бер атнадан чебиләрне урамга чыгарырга була. Бу рахит авыруыннан саклый. Дымлы, суык көннәрне тышка чыгармыйлар. Асларын көн саен җыештырып торырга кирәк. Иртән сарайны ачып, тышка чыгаргач, төн кунган урыннарын җыештырасың, ә кичен, ояларына керткәч, урам якны себерәсең. Чисталык кошларны төрле йогышлы чирләрдән, тирә—юньгә начар ис таралудан саклый.

– Безгә бер хатын болай дип шалтыратты: “Чебиләрне кичен ояларына себерке белән куып кертәм, суккалап та алам, чебиләрем кәекте...”

– Чебигә сугарга ярамый. Ул аяксыз калырга, чирләргә мөмкин.

– Ә берәү аяксыз калган чебиен аякка бас- тырган. Аяксыз калып, артына китә-китә чүгә иде, дип сөйләде ул безгә. Корты бардыр, дигән бер белгеч. Ветаптекадан корт даруы алып эчергән. Чебие сәламәтләнгән.

– Әйе, чебидә корт, төрле паразитлар булырга мөмкин. Профилактика өчен вакыт—вакыт суга марганцовка салып эчерт- сәң яхшы. Эремчек суы да файдалы. Дару алыйм дисәң – ветаптека бар.

– Иң әһәмиятлесе ризык...

– Краннан гына агызган салкын су ярамый. Чиләктә тотып, җылытып бирергә кирәк. Чебиләрне 10 көнгә кадәр 5-6 тапкыр ашатсаң, ә бер айлыкларны 2 мәртәбә тукландыру да җитә. Азыкны тагаракка өсте—өстенә салырга ярамый. Савытны ялтыратып куйгач кына салырга. Суны еш алмаштырып торырга. Алларында коры ризык та, пешерелгәне дә булсын. Яшел үләннән, вак таштан өзмәскә кирәк. Чебиләргә беренче айда туклыклы ризыкны күбрәк ашатырга, ә икенче айда үләнгә өстенлек бирсәң яхшы.

– Бройлерга тоз кирәкме?

– Тавык—чебешкә ашказанын дөрес эшләтү өчен натрий кирәк. Бер кило азыкка, тавык зурлыгына карап, 2—4 грамм тоз кушу киңәш ителә.

– Димәк, бер чиләк ризык пешерсәң, бер чәй калагы тоз саласың. Бройлерны шулкадәр хәсиятләп караучылар бар: төп ризык, үләннән тыш, эремчек суы, сөт, эремчек, балык сатып алып ашаталар. Сөяк- ләрне ватып, ризыкларына салалар. Кошлар сәламәт тә, ите дә тәмле була.

– Ә бар шундыйлар, кошларга тәрбия җитми. Чебиләр кәкре-бөк-ре, ак йөзлеләр, үлән күрмиләр, аннан чын бройлер булмады, дип сатучыны сүгәләр... Бройлер чебине алгансың икән инде, аны тиешенчә карарга кирәк.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International