Күз яшьләре белән юылган язмышын сөйләде Арчада яшәүче Зөлфирә апа Галәүова

2019 елның 19 июле, җомга

Яшь белән юылган язмыш

Мин аны ярты көн тыңладым. «Менә шушы вакытта, 7 яшемдә, мине балалар йортына илтеп биргәннәр”, — дип кыз бала төшкән фотокарточканы күрсәтте ул.

“Әти, әнием мәрхүм булганнар, абыем армиядә, апам 7 сыйныфта укыган, нишләп балалар йортына биргәннәр – аңламыйм...”. 76 яшенә җитсә дә, аның күңеленә бу сорау еш килә. Күз яшьләре белән юылган язмышын сөйләде Арчада яшәүче Зөлфирә апа Галәүова. Кияүгә чыккан, аерылган. Баласы булмаган. Югары белемле укытучы, ә һөнәре буенча озак эшләргә туры килмәгән. Эштән эшкә күчү газаплары да кичергән, хәтта “почмак”сыз да кала язган.

— Гомеремдә мине аңлаган ике кеше булды, — диде ул. – Аның берсе – Президент Аппаратында эшләгән Ибнеева Венера Харисовна. Ул миңа фатир алып бирүдә булышты. Хәтта Арчага кайтты. Икенчесе – язучы, депутат Туфан Миңнуллин. Кемгә сөйлим серләремне дигәндәй, йөрәгемдәгесен Туфан Миңнуллинга яздым. Яңа ел алды иде. Телефон шалтырады. Трубканы алсам – Туфан Миңнуллин! “Сезнең язманы укыгач, бик нык тетрәндем”, — дип башлады ул сүзен. Ярты сәгать сөйләштек. Әмма очраша гына алмадык. Озак та үтмәде мәрхүм булды ул.

Камил акыллы, фәлсәфи фикер йөртүче, чәчләренә бәс кунган әңгәмәдәшем сөйләде дә сөйләде. Вакыт— вакыт күзләре дымланды. Куллары белән күзләрен, битен сыпырып алды. Аңа сөйләве авыр иде. “Минем исемем “сихерче”, “тиле” булды, — дип сүзен дәвам итте ул. – Мин “тиле” бит, бәлки берәрсен тешләрмен... Журналистка сөйләвемнең сәбәбе дә шул: мин “тиле” дә, “сихерче” дә түгел, мин детдомда үскән тормышны белмәгән самими бер ятим булганмын. Биш тапкыр үлемнән калдым. Мине “тиле” дип “психушкага” илттеләр. Концлагерь газабы булды ул. Әмма психиатрик чир расланмады, менә язуы да бар: нервылар таушалып авырганмын. Миннән котыласы килгәннәрдер... Фатир бар бит”.

— Мин Аллаһы Тәгалә ярдәме белән үлемнән калдым, — дип сүзне дәвам итте әңгәмәдәшем. – Мамадыш районыннан Нурания апа минем тәнемә ит кундырды. Иман шарты, догалар яздырды... Үзлегемнән массаж (нокталы һ.б.) ясарга, дару үләннәрен танырга өйрәндем. Әнә, китаплары да шкафта. Бер колак яфрагында гына да 130 нокта бар. Савыктым, башкаларга да ярдәм иттем. Хәзер авыруларны кабул итмим инде.

Дингә элегрәк керергә иде. Заманасы андый түгел иде шул... Берьюлы тын ала алмыйча караватта куырылып ятам. Яныма кереп хәл белүче юк. Иман шартын укый башладым. Әкренләп сулыш ачыла башлады, ә мин һаман укыйм... Ярый кишер бар иде, шуны суырып, чәйнәп яттым... Шулай аякка бас- тым. Арча мәчетендә, Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дини белем алдым. Менә шәһадәтнәмә, диплом – Мөхәммәдия мәдрәсәсен 5кә генә тәмамладым. Бөтенесе йөрәктә... Нихәлең бар? Нинди ярдәм кирәк? — дип сораучы булмады...

— Нинди язмыш! Ник?

— Мин бу турыда гел уйланам. Усал була белмәдем... Нәсел өчен дә җавап бирәбез. Балалар йортында яшәргә өйрәтмәделәр. 7 яшьтәгене 70тә белдем. Пәйгамбәрне дә бик рәнҗеткәннәр бит. Начарлыкны яхшылык белән җиң дигән гыйбарә бар. Җәзаны кеше үзе эшләп ала.

...Әледән әле күзләр Зөлфирә апаның институтта укыган вакыттагы фотосүрәтенә төшә. Эх, матур кыз чаклар...

— Сез бу яшь кызга нәрсә дияр идегез?

— Кешене рәнҗетмичә, дин, ихлас күңелең белән яшә, дияр идем. Әгәр синнән борылсалар – сиңа бер Аллаһы Тәгалә җитә.

Зөлфирә апа кичергәннәрен бөтен нечкәлекләре белән сөйләде. Аларның барысын да язып кына булмый. Саубуллашканда:

— Дусларыгыз бармы? – дип сорадым.

— Күп. Мине әниседәй күргән якыннарым бар. Бүгенге тормышым бик рәхәт.

Мин килгәндә дә якыннарының берсе хәлен белергә кергән иде. Чәчәкләр белән килгән! Вазада берсеннән берсе матур җәйге чәчәкләр.

Без Зөлфирә апага исәнлек-саулык телибез, шушы рәхәт тормышта яшәргә дә яшәргә әле!

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International