Арча Укучылар сарае «ЛетоTime» проекты өстендә эшен дәвам итә. Узган атнадаУкучылар Сарае педагоглары Җиңү паркы һәм Казан су паркы территориясендә декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар үткәрделәр. Балалар бик теләп педагоглар белән җил бөтерчекләре ясадылар. Уз куллары белән проектлаштырган эшәнмәләрен сынап та карадылар һәм нәтиҗәләрдән бик канәгать булдылар.
31 августта Җиңү паркында барлык теләүчеләрне гади ракетомодельләр ясау буенча мастер-класста катнашу өчен көтеп калабыз.