Өлгергән уңыш көтеп тормас
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 5–6 августта республикада бер тәүлектә айлык норма яңгыр яуганлыгын әйтеп үтте.
Кайбер районнарда ай ярымлык норма яуган. Бу, билгеле, игеннәрне урып-җыюны нык кыенлаштыра. Һава торышы августныкы түгел, ә сентябрь ахырын хәтерләтә. Бүгенге көндә төп бурыч – уңышны мөмкин кадәр азрак югалтулар белән җыйнап алу.
Узган ел республикада бу вакытта 478 мең гектардагы игеннәр җыйнап алынган булса, быел ул 158 мең гектар. Ә уртача уңыш узган елгыдан 4,1 центнерга артык.
Министр урып-җыюда әйбәт җитештерүчәнлеккә ирешкән районнар арасында Арча районын да атады.
– Әйе, һава торышы кайчан да булса әйбәтләнер, – диде министр. – Әмма уҗым культуралары һәм арпаның шактый өлеше инде өлгерүдән узып бара. Ә бу уңышны күпләп югалту дигән сүз.
Кайберәүләр элеваторга ашлык китерү чыгымнарга китерә, дип саный. Әйе, элеваторда киптерү үзеңдә киптерүгә караганда чыгымлырак, әмма урып-җыюны соңга калдыру күбрәк зыян китерәчәк. Уртача уңыш 30 центнер булганда элеватор хезмәтләре гектарга 4 мең сум чамасы туры килә, ә ике атнага соңга калу, мәсәлән, арпа сугуда, 9 мең сумнан артык зыян салачак.
12 августта район башлыгы Илшат Нуриев “Казанка”, “Кырлай”, “Ашытбаш”, “Северный”, “Ташкичү” хуҗалыкларында урып-җыю, көзге чәчүгә әзерлекнең барышын карады, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште.
“Казанка” хуҗалыгында арыш урагы тәмамланып килә, комбайннар арпа суга иде. Бу хуҗалык урып-җыюга беренче булып кереште. Ашлыкны элеваторга илтәләр.
– 35 процент чамасы мәйданда игеннәрне суктырдык, – ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Уракка берәр көн алдан керешсәк тә ярыйсы булган, – диде җитәкче.
– Ни өчен? – дип кызыксынды район башлыгы.
– Ул көннәрдә дымлылык 20–21 процент иде. Хәзер аннан да артып китте.
Көзге чәчүгә җирләре әзер, туфрак җилләүгә чәчә башлаячаклар.
“Кырлай” ширкәтендә комбайннар иртә сорт бәрәңге ала. “Гектардан 300 центнерга якын чыга”, – ди хуҗалык җитәкчесе Марат Кәримов. – Килограммын 12–13 сумнан алып китеп торалар.
“Ашытбаш”, “Северный”, “Ташкичү” хуҗалык-
ларында комбайннар басуда. Ашлыкны элеваторга илтәләр, үзләрендә эшкәртәләр. “Северный” хуҗалыгында борчакны турыдан-туры урып суктырмакчылар. Чөнки теземнәргә сала башласаң, югалтулар зур булачак.
Ильяс Фәттахов