Олы тормыш юлына юл күрсәтүче маяк ул

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

“Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез, матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче, шуларны күреп чын күңелдән сабыйларча сөенүче остаз. Шулай ук балаларның нечкә күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче дә ул”, – диде Укытучылар көненә багышланган чараны алып баручы сәхнәдән. Уку барышында юл күрсәтүче маяк, ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җиңү яулашкан каһарман шәхес белән дә тиңләде ул аларны.

Чыннан да, укытучы күпкырлы гыйлем иясе. Аның сыйфатларын саный китсәң, кәгазь бите генә җитмәячәк. Шуларга тиңләшәбез, алардан үрнәк алып яшәргә тырышабыз. Һәрберебезнең беренче укытучысы әнисе кебек үк якын булып йөрәк түренә кереп урнашкан. Без алар белән горурланган кебек, алар да уңышларыбыз         өчен һәрдаим шатланып яши. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова да укытучыларны котлап, үзләренә күңеле түреннән саркып чыккан иң матур теләкләрен җиткерде.

– Район башлыгы Илшат Нуриев хәзерге вакытта Арчада түгел. Әмма ул сезгә котлау сүзләрен ирештерергә кушты. Аның һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, – диде ул.

Район укытучыларын тәб- рикләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова да кайткан иде.

– Укытучылар көне дигәннән соң һәркемнең күңеленә беренче укытучысы, олы тормыш юлына озаткан кешеләр исенә төшәдер. Мин үзем дә беренче укытучым Илсөя апаны һәм Түбән Мәтәскә мәктәбендә эшләгән укытучыларны искә алам. Бу залда утырган, хәзерге вакытта дәрес биргән укытучыларның барысын да Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Сәламәтлек, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, бәхет телим, – диде ул котлау сүзләрен җиткереп.

Ул бәйрәм уңаеннан алдынгы педагогларга хезмәттәге казанышлары өчен бүләкләр тапшырды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакировка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Ә Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Тайфә Гидиятуллина “Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек булды.

Бу көн бүләкләргә бай иде. Балаларны укыту һәм тәрбияләүгә керткән зур өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Төхфәтуллина, икенче мәктәпнең математика укытучысы Гөлфия Мөхәммәтҗанова, Арчаның беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфинур Гыйльметдинова, Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлүсә  Галиәхмәтова,  Арчаның өченче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры урынбасары Алсу Сабирҗанова, Түбән Мәтәскә мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Шакирова, Яңа Кишет мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина  Җамалиева, Арчаның җиденче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Ә Арча педагогика көллиятенең музыка укытучысы Ләйлә Сәгъдетдинова, физик тәрбия укытучысы Зиннур Сәгыйтов, Арчаның 11 балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Дилә Абдуллина, Пөшәңгәр башлангыч мәктәп-балалар бакчасының башлангыч сыйныфлар укытучысы Илүзә Галәүтдинова, Лесхоз мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Гатиятова, Арчаның 10 балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Гаффарова, Яңа Кырлай мәктәбенең биология укытучысы Гөлнар Мифтахова, Шушмабаш мәктәбенең физика-математика укытучысы Рәмлә Нуриева, Арчаның беренче мәктәбенең биология укытучысы Эльвира Хаҗиева, Урта Курса мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Садриева, Яңа Кенәр мәктәбенең физик культура укытучысы Зөлфәт Хәйруллин, Өчиле мәктәбенең физика укытучысы Гөлсинә Һидиятуллина, Яңа Кенәр интернат мәктәбеннән тәрбияче Илһамия Сабирова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәмзия Вәлиева Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына, Арча педагогика көллияте җитәкчесе Лилия Мусина, көллиятнең физик тәрбия кафедрасы җитәкчесе Рөстәм Зарипов, физик тәрбия җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Арча муниципаль районының, Арча мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары да иң тәҗрибәлеләр, иң лаеклыларга тапшырылды.

Мәгариф учреждениеләре ел дәвамында район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Чәчәкләр күргәзмәсеме, ярминкәме, төрле тематик кичәләр, сәхнәләрдә оештырылган чаралармы – укытучылар беренче урында. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров аларны да зурлап билгеләп үтте, иң яхшы дип табылганнарына Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук укытучыларны чын күңелдән хөрмәт итеп, аларга һәрчак ярдәмгә килергә әзер торганы өчен район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәтен  белдерде.

Район күләмендә үткәрелә торган спорт ярышларында да педагоглар алгы сызык-

та. моннан тыш әле алар ел буе үзара көч сынашып спартакиада да үткәрә. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов шул спартакиадада җиңгән коллективларга бүләкләр тапшырды.

Тугрылыклы хезмәт итеп лаеклы ялга киткән ветераннарны да онытмадылар. Залда иң беренче рәтләрдә

утырган өлкәннәргә ихтирам йөзеннән чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Расих Галимҗанов үзенең җырын да аларга багышлады.

Бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчәннәребезнең җыр-биюләре укытучыларга бәйрәм бүләге иде. 

Район укытучыларына тагын бер зур бәйрәм бүләге – Актанышның танылган “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы әзерләнгән иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International