Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәтчәннәре!

2019 елның 11 октябре, җомга

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Безнең район өчен авыл хуҗалыгы – мәшгульлекнең һәм керем чыганагының төп өлкәсе генә түгел, ул яшәү рәвеше, аннан башка үсеш була алмаган, авыр-лык белән, әмма тормышны яхшыртуга ышаныч белән бара торган ныклы нигез. Аграр секторның торышына, сәләтле җитәкчеләрнең, яхшы белгечләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең, фермерларның, тармакның башка хезмәткәрләренең көндәлек киеренке хезмәтенә районның икътисадый хәле генә түгел, ә социаль иминлеге дә бәйле.

Катлаулы һава шартларына карамастан, безнең район хезмәтчәннәре республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керттеләр. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның, бәрәңгенең һәм башка яшелчәләрнең әйбәт уңышы үстерелде һәм җыйнап алынды, хуҗалыклар үзләрен орлыклар белән тәэмин иттеләр, терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнде. Безнең терлекчеләребез дә һөнәри осталыклары белән аерылып тора.

Фидакарьлекләре һәм хезмәт сөючәнлекләре белән район тарихын тулыландырган авыл хуҗалыгы ветераннарына аерым котлау сүзләре җиткерәм һәм сәламәтлек телим. Сезнең күбегез бүген дә яшьләргә тупланган белемнәрен һәм бай тәҗрибәсен тапшыра.

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

Әлеге бәйрәм көнендә авыр, әмма бик кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм һәм чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар телим! Сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International