Экстремизмга — юк!

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Экстремизмга — юк!
Арча педагогика көллиятендә терроризм белән көрәштә бердәмлек көненә багышланган “Экстремизмга — юк!” дип аталган түгәрәк өстәл утырышы булды.
Укытучылар һәм студентлар белән очрашуга экстремизм һәм терроризмның таралу проблемалары һәм аларны кисәтү чаралары турында сөйләшү өчен район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, Арча муниципаль районының террорга каршы комиссиясе әгъзалары, эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча җитәкчесе Айдар Баһавиев, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Арча районы буенча идарәсе җитәкчесе Мәсхүт Шәрәфиев, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, Арча мөхтәсибәте имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт, Арчаның Покров православие чиркәве побы Василиск атакай, массакүләм чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Түгәрәк өстәл эшен көллият укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Илһам Низаметдинов алып барды.
Әлеге чара кысаларында экстремизм, терроризм һәм аларның альтернативалары; экстремизмны кисәтү; экстремизм һәм патриотизм проблемалары тикшерелде. Башта 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган фаҗига турында видеофильм күрсәтелде.
Аннан соң Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, полиция җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча район программасы белән таныштырды.
Экстремизм, терроризм, ксенофобия кебек социаль күренешләрне тикшерүдә Рәмис хәзрәт белән Василиск атакай да катнашты. Экстремизмны булдырмау һәм кисәтү турында Алмаз Сәгыйтьҗанов чыгыш ясады.
Әлеге проблемалар турында сөйләшкәннән соң очрашуда катнашучылар түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: көчләүләрсез, шәфкатьсезлекләрсез, экстремизмсыз яшәргә, килеп туган низагларны көч кулланмыйча хәл итәргә, тышкы кыяфәте, башка караш, гадәтләр, мавыгулар, дин буенча аерылып торган кешеләргә карата түземле булырга. Толерантлыкның нигезе әнә шунда. Һәр милләтнең уңай образын тудырып, Татарстан халыкларының культура үзенчәлекләре белән таныштырып, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнергә.
Билгеле булганча, экстремизм еш кына патриотизм идеяләре артына яшеренә, ә бу кешеләрне ялгыштыра. Әлеге сөйләшүдә билгеләп үтелгәнчә, патриотизм — Ватанны ярату ул, ә экстремизм — кешеләрне күрә алмаучанлык. Шуңа күрә чын патриот беркайчан да экстремистка әверелмәячәк.
Тагын бер нәтиҗә — террористларның явызлыкларына барыбыз бергәләп кенә каршы торырга мөмкин. Шул вакытта гына яңа фаҗигаләр булмас. Моның өчен көчтән килмәслек эш башкарасы да юк, махсус хезмәтләр яки гадәттән тыш хәлләр вәкиле булу да кирәк түгел. Бары тик әйләнә-тирәбездәгеләргә игътибарлы булырга гына кирәк. Алар турында кайгыртырга, кешеләр язмышына битараф булмаска.
Очрашуда катнашучылар терроризм актларында һәлак булучыларны минутлык тын калу белән искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International