Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кышкар мәдрәсәсенең соңгы көннәре
2013 елның 8 феврале, җомга
Кышкар мәдрәсәсенең соңгы көннәре
Кышкар мәдрәсәсе үзенең гасыр ярымлык яшәү чорында укыту программасы, шәкертләрнең тормыш шартлары ягыннан үзгәрешләре бик аз очрагандыр дип уйларга кирәк. Безнең әтиләр заманында ничек булса, без укыганда да нигездә шул ук тәртипләр саклана иде. Тик иң соңгы елда гына ул байтак үзгәрешләргә очрады.
Мәдрәсә Кышкар авылында яшәсә дә, шул авыл крестьян балаларыннан анда кереп укучылар бик аз булгандыр. Моны мәдрәсәгә крестьян балаларын кабул итмәү белән генә аңлату дөрес үк булмас иде, әлбәттә. Дөресрәге: мәдрәсәнең профиле муллалар хәзерләү генә булганлыктан, авыл кешеләре үзләре балаларын анда укыту белән кызыксынмау булырга тиеш. Чөнки бу “кәсеп” өчен мулла балалары да кирәгеннән күп артык иде.
Авыл балалары (мин мәдрәсәдә укыган чорда) мәхәллә мәктәпләренә (кыз балалар исә “сабак өе”нә) йөриләр иде. Соңгы ун ел чамасы вакыт эчендә авылның Казаклы өлешендә “җәдитчә” укыта торган мәктәп һәм русча башлангыч белем бирүче земство мәктәбе яшәп килде. Соңгысының махсус бинасы булмаганлыктан, хосусый йортларда укытыла иде.
Җәдид мәктәбен икенче төрле “Кәрим мәхдүм мәктәбе” дип тә атыйлар иде. Кәрим мәхдүм — Исмәгыйль дамелланың ике улыннан берсе. Ул атасы һәм агасы Габдрахман юлы белән китмәгән, Мәчкәрдәге бай туганнары юлын сайлаган. Зур гәүдәле, юаш кына табигатьле бу кеше үзенең ишек алдында таш кибет ачып, Әтнә сәүдәгәрләре нәселеннән булган кече хатыны шунда бакалея әйберләре белән сәүдә итә иде. Яңа Тазлар артында берничә кеше бергә файдалана торган урман хуҗалыгыннан да шактый өлеш тигән булса кирәк, ул, үз йортыннан ерак түгел, мәктәп салдырып, шунда Казаннан мөгаллимнәр китереп, иске мәдрәсәләр авылына яңача укыту керткән. Үзе белемле кеше булмаса да, балаларның дәресләрдә яхшы өлгерүе белән кызыксына дип тә сөйлиләр иде. Ул, үзенчә, укучыларны кызыксындыру “методы” да кулланган: еш-еш балалар сабак тыңлатканда мәктәпкә керә, байтак кына кызыл билле прәннек алып килә, сабагын бик яхшы белүчеләргә — өч, кайтышрак белүчеләргә — ике, уртача белүчеләргә — бер прәннек бирә, ык-мык килеп утыручыларга — кукиш күрсәтә икән...
Мәдрәсәдән ерак булмаган 10-15 йортны шәкертләр үзләренең “кунак өе” итеп файдаланалар. “Кунак өе” шәкертләрнең запас азыклары саклана торган өй. Якын-тирәдәге авылдан килгән шәкертләр өчен ул аталары, якыннары килгәндә ат куеп тору, чәй эчү өчен квартира. Ерактан килгән шәкертләр он сатып алып, икмәкне “кунак өе”ндә пешертәләр, токмачны да шунда җәеп-кисеп бирәләр. Әниләрен сагына торган иркә мәхдүмнәр “кунак өе”нә килеп, тулган күңелләрен бушаталар, хуҗа-карчыкның иркәләүләрен тоеп, бераз тынычланып китәләр. Әниләр иркәләве үк булмаса да, күңел төшкәндә шул да ярый куя. “Кунак өе” үсмер һәм егет исәбенә кергән мутрак шәкертләргә, инде күп тапкырлар хат алышып, күзгә-күз карап берничә кәлимә генә сүз сөйләшергә зар вә интизар булган куштан кызлар белән кавышу урны да. Шәкерт, караңгы төшкәч, лапаска яки “аулак өй”гә барып, сөйгәне белән күрешүне булдыра алмый: авыл матурларына борын сузган килмешәкләрне — җиләнгә төренгән “әч әрвахлар”ны чиртсәң каны чыгарга торган егетләрнең тукмап кайтару куркынычы бар. Ә “кунак өе”ндәге әби “эш рәтен” белүче булса, таныштыра да, кавыштыра да ала. Кыз үзе, ачык авызланып “фәлән шәкерт миңа хат яза, без аның белән күрешәбез...” дип шапырынып йөрмәсә, эшләр майлаган кебек бара. “Кунак өе”нең менә шул яклары да бар аның...
Шәкертләр “кунак өе” өчен бер тиен акча да түләмиләр. Килгәндә чирек, ярты кадак бөртек чәй алып килергә онытмасалар, елына берәр күлмәк-яулык бүләк итсәләр, гаедкәме, мәүлүд бәйрәменәме әбине кунакка алып китсәләр, шул бик җитә, артыгы кирәк түгел. Тик ияләшкән шәкерт, ошатмыйча үзе башка “кунак өе”нә чыгып китмәсен! Андый хәл булганда, күршеләр арасында озакка сузылган дошманлык урнашу куркынычы да бар...
Кышкар халкы мәдрәсә белән горурлана да иде шикелле. Шуның белән бергә авыл кешеләренең байтак өлешендә шәкерт-ләргә охшарга тырышу сизелә иде. Күп кенә кешеләрнең “китапча” сөйлә-шергә тырышуы да, шиксез, мәдрәсә йогынтысы иде. Кышкар мужигы базарда таныш муллалар белән сөйләшергә, бәхәсләшергә ярата, отып алган гарәпчә сүзләрне аеруча дәрт белән куллана. Читтән тыңлап торучылар аларны, шиксез, бер авылның имамыдыр дип уйлыйлар иде.
Авыл кешеләре арасында хәтта, Карбыз Шәрәфи кебек, Кышкар мәдрәсәсенең мактанычы булган “мантыйк”ны кискен яклаучы, аны популярлаштыручы кешеләр дә була. Мәсәлән, кайда гына мантыйк турында бәхәс кузгалмасын, Шәрәфи агай сүзгә кушыла: “Мәнтикъмы? Мәнтикъ ул тугыз кырлы пычак. Кайсы гына кыры белән сызсаң да, кисә дә чыгара”... — дип, мантыйк укытуга каршы кешеләрнең тетмәсен тетеп ташларга әзер тора. Бу бәхәстә аны беркем дә җиңә алмый.
Кышкар кешеләре шәкерт-ләрнең төрле гозерләренә колак салырга күнеккән. Шәкерт Кышкар кешесенең кайсына гына йомыш белән мөрәҗәгать итсә дә, “юк”, “булмас” дигән җавап ишетми. Ашыт яки Әтнә базарында Кышкарның кайсы гына крестьянен очратып, хатмы, азыкмы, акчамы биреп җибәрәләр икән, әманәт шул көнне үк тиешле кешесенә тапшырыла. Казанчы Шәфикъ исә ерактан килгән шәкертләрнең Казанда Үтәмишевлар исеменә перевод ясалган акчаларны, хатларны алып кайтучы почтальон ролен уйный һ.б...
Уку елы гадәттә искечә сентябрь урталарында башлана, апрель урталарында тәмамлана. Алданрак килүчеләр булса, әле вакыт җитмәгән дип, борып җибәрмиләр, майга кадәр каласың икән, шулай ук куучы юк. Кыш буе килә торалар, китә торалар, моңа да берәүнең дә исе китми: кыш уртасына кадәр берәм-берәм яңалар килеп, кыш уртасыннан соң китеп тору һич законга сыймаган эш саналмый.
Кышкар мәдрәсәсенең кәгазьгә язып куелган, кем булса да раслаган программасы булуын хәтерләмим. Укучыларның белем дәрәҗәләрен билгеләү өчен “класс” яки “сыйныф” атамасы да кулланылмый иде. Әмма бу исә мәдрәсәнең бертөрле дә тәртипкә буйсынмавын күрсәтми.
Практикада “мәдрәсә” — “мәктәп” сүзләре буташтырыбрак йөртелә, әмма без мәдрәсәне заманының урта дәрәҗәдәге уку йорты дип аңларга тиешбез. Монда бөтенләй укый-яза белмәүчеләр килми, кайдадыр, ничектер, ни дәрәҗәдәдер (әлбәттә, бик чуар) башлангыч белем алган үсмерләр килә. Мәдрәсәнең төп курсы гарәп теленең сарыф, нәхүен (грамматикасын) өйрәтүдән башлана. Гадәттә гарәп теле грамматикасы ике ел эчендә үтелә, укуга сәләте, тырышлыгы булган укучылар аны яхшы үзләштерәләр. Ә сәләтсезләр, ялкаулар берничә еллар буена бер урында таптаналар. Моңа берәүнең дә исе китми.
Укучылар укуның төрле баскычларда, сыйныф (класс) урынына “хан”нарга бүленәләр. Дөресрәге, өйрәнелә-укыла торган китап исеменең ахырына “хан” сүзе кушылса, бу инде укучының дәрәҗәсен күрсәтә: “сарыф хан”, “нәхү хан”, “исагуҗихан”, “шәмсия хан”...
Сарыф-нәхүдән (грамматикадан) соң мантыйк курсы башлана. Бу инде мәдрәсә курсының икенче баскычы. Ул “Исагуҗи”дан башлана. “Исагуҗихан”нан башлап, шәкерт үзен кинәт үсеп, олыгаеп киткән кебек хис итә. Грамматика чорындагыларны кимсетеп “касмаклар” дип атарга хаклы була. “Исагуҗихан” булу — “касмак”лыктан чыгу дигән сүз. Шуңа күрә “Исагуҗи”дан (мантыйктан) беренче дәрес алып чыккан көнне өстенә чиләк белән су коялар икән, моңа һич җәберсенмиләр. Чөнки йоласы шундый: мантыйктан беренче дәрес алып чыгучыларны шулай “юалар”.
“Исагуҗихан” булдыңмы, алда сине бер-бер артлы тагын байтак “хан”нар көтеп тора: “шәмсияхан”, “гакаидхан”, “сөлләмхан”, “таузыйххан”, “тәһзибхан”, “меллаҗәләлхан”.
“Меллаҗәләлхан” булгач, “пишкадәм” дип йөри башлыйлар, бу инде мәдрәсәнең тулы курсын үткән, “моталәгасы чыккан” (ягъни теләсә нинди китапны укып аңлый ала торган) кеше дигән сүз.
Чыннан да “мантыйк”, “игътикад” (ышану-идеология) һәм башка мәсьәләләрне эченә алган бу курсны ерып чыга алган кеше өчен ул укырга мөмкин булган әдәбиятта теш үтмәслек калҗалар калмыйдыр да. Чөнки бу курсның һәр баскычында, ул, төп дәреслектән тыш, берничә өстәмә дәреслек һәм бик күп “шәрехләр”, “Хашияләр” (аңлатмалар, искәрмәләр) күргән, китап читенә басылган һәм төрле вакытта төрле кешеләр тарафыннан язылган искәрмәләрне хәтта күңелгә ятлаган була. Шуларны өйрәнеп, тырыш шәкерт еллар буенча бик күп төн йокыларын калдыра.
Мәдрәсәнең төп профиле — муллалар хәзерләү. Шулай булгач, аны тәмамлап чыгучылар “фикъһ”тән (шәригать законнары) күп нәрсә белергә, Коръән тәфсирләре, хәдисләр (пәйгамбәрнең акыллы сүзләре) белән нигезле танышырга, димәк, бу сызыклар буенча да күп кенә китаплар укырга бурычлы, һәр мулла өстенә үлгән кешенең малын аның варисларына шәригать законнары буенча дөрес итеп бүлеп бирү бурычы йөкләнә. Ә ислам шәригатендә варисларның хокуклары тигез түгел. Барыннан элек хатын-кызлар ирләр белән бердәй өлеш алырга хаклы түгел. Аннары варисның мәрхүмгә якынлыгы ни дәрәҗәдә булуга карап та хокукка үзгәлек керә. Хокукның бик катлаулы шушы вариантлары Коръәндә санап күрсәтелгән, шуларны күңелгә ятларга һәм практик рәвештә чишәргә өйрәнергә кирәк. Моны өстәмә “фәраизъ” курсы хәл итә. Бу курсны уку еллары дәвамында, гадәттә язгы айларда үтәләр.
Гасыйм ЛОТФИ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
март, 2026 ел
Почта Татарстан эшмәкәрләре өчен MAX-та чат-бот эшләтеп җибәрде
Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен Россия Почтасы Max мессенджерында махсус чат-бот эшләтеп җибәрде. Ул почта бүлекчәләренә кермичә генә төп бурычларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Чат-бот ярдәмендә тиз арада хат яки посылка җибәрүне рәсмиләштерергә, абонент тартмасын броньларга, курьер чакыртырга, электрон заказлы хатлар хезмәтен тоташтырырга, шулай ук почта җибәрүләренең статусын күзәтергә мөмкин. "Без клиентларыбызның почта белән үзара бәйләнешен гадирәк һәм нәтиҗәлерәк итәргә омтылабыз, барлык төп мәсьәләләрне бер төймәгә басып тиз арада хәл итүне тәэмин итеп. Яңа чат — бот эшмәкәрләргә вакытны һәм ресурсларны экономияләргә ярдәм итә, мөһим процедураларны тизләтә һәм үз эшләрен үстерүгә игътибарны юнәлтергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Россия Почтасы генераль директоры урынбасары Дмитрий Чудинов.
10
март, 2026 ел
Террорчылыкка каршы милли комитетның 20 еллыгы белән котлау
Террорчылыкка каршы милли комитет 2006 елның 10 мартында «террорчылыкка каршы тору турында» Федераль законның һәм Россия Федерациясе Президентының «Террорчылыкка каршы тору чаралары турында»Указының үз көченә керүенә бәйле рәвештә оештырыла. ТК террорчылыкка каршы көрәш эшчәнлеген оештыру һәм координацияләү максатларында төзелгән коллегиаль орган булып тора, аны башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук Россия Федерациясе субъектларындагы террорчылыкка каршы комиссияләр, Россия Федерациясе субъектларындагы оператив штаблар һәм диңгез районнарында (бассейннарда) оператив штаблар гамәлгә ашыра.
9
март, 2026 ел
Кайнар линияләр эше турында
Гражданнарга һәм оешмаларга тематик консультация бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм аларны вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатларында 2026 елның 10 мартыннан 21 мартына кадәр Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган «кайнар линия» эшли. Барлык кызыксындырган сораулар буенча халыктан шалтыратулар «кайнар линия» гә (8843-68) 2-41-47 телефоны аша (8843-68) көн саен 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес буенча кабул ителәчәк.
6
март, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер адресатка үзләренең хатларын яисә посылкаларын тапшыруларын мизгел эчендә документаль раслау ала алалар
Россия почтасы физик затлар һәм оешмалар өчен яңа сервис — тапшыру турында юридик әһәмияткә ия электрон хәбәрнамә эшләтеп җибәрде. Хәзер җибәрүчеләр шундук хатның яки посылканың адресатта булуы турында документаль раслау алырга мөмкин. Хәбәрнамә тапшыру фактын рәсми рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә. Бу аеруча мөһим хатларны, посылкаларны һәм башка җибәрелгән хатларны тапшыруны тиз арада раслау кирәк булганда кирәк. «Мондый белдерү даими рәвештә рәсми документлар белән алмашучы компанияләргә, дәүләт органнарына һәм эшмәкәрләргә тапшыру сроклары һәм факты турындагы бәхәсләрдән качарга ярдәм итәчәк. Цифрлаштыру нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтү хатлар һәм посылкалар тапшыруны раслауның традицион ысулларына гади һәм уңайлы альтернативага әверелде. Электрон версияне куллану шулай ук әйләнә ― тирә мохиткә уңай йогынты ясый, кәгазь куллануны киметә һәм табигать ресурсларына йөкләнешне киметә», - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз