ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, 25 апрель көнне, Арча 3 номерлы мәктәбендә сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Г. Тукай –безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән  шигырь уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару бәйгесе уздырылды.

2017 нче елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы   нигезендә  “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәжрибәсе” дип исемләнгән бәйге игълан ителде.Бәйгенең төп максаты -  дәүләт телләрендә белем бирүче иң яхшы гомуми белем бирү оешмаларын ачыклау.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада 2012 нче елдан башлап үткәрелә. Бүген бу олимпиада турында беләләр һәм бик теләп катнашалар.  Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә, илебезнең төрле төбәкләрендә таралып яшәүче татарларда да, үзебезнең Татарстанда гомер итүчеләрдә дә бу чарага карата кызыксыну бик зур.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International