“Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәжрибәсе” грантына Шушмабаш урта мәктәбе лаек булды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

“Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәжрибәсе” грантына Шушмабаш урта мәктәбе лаек булды.

2017 нче елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы   нигезендә  “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәжрибәсе” дип исемләнгән бәйге игълан ителде.Бәйгенең төп максаты -  дәүләт телләрендә белем бирүче иң яхшы гомуми белем бирү оешмаларын ачыклау.

Комиссия тарафыннан мәктәпләргә барып  бәяләү 10 - 21 апрель көннәрендә оештырылды.Конкурсның төп шарты буенча мәктәпләрнең татарча әдәбият,дәреслек,уку әсбаплары белән тәэмин ителеше,фәннәрнең татарча укытылышы,татар теленнән республика олимпиадасы,Бөтенроссия “Илһам”конкурсы  нәтиҗәләре тикшерелде.

Бәйгедә республика  буенча  барысы 75 мәктәп катнашкан.Компетентлы жюри 10 мәктәпне сайлап алган.( Казан шәһәреннән 4 ,Чаллыдан 1,республикабыз районнарыннан 5 авыл мәктәбе сайлап алынган.Бу мәктәпләр арасында Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе дә бар(грант 1 миллион) . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International