ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеена “Шатлык” лагеренда ял итүче яшь армиячеләр килде. 
– Хәрби хезмәтнең беренчел алымнарын өйрәнәбез. Мәсәлән, автоматны сүтеп җыю, стройда йөрү, кул сугышы һәм башкалар. Бүгенге чара да патриотик тәрбиянең бер юнәлеше, – диде лагерьның рота командиры Левон Алврцян.
Левон үзе Арчаның икенче мәктәбенең 11 сыйныфында укый, яшь армиячеләр отрядын җитәкли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары хәрби команда училищесына укырга керергә җыена. 
– Әти ягыннан миңа кадәрге өч буын да – әти, бабай, бабайның әтисе хәрбиләр. Әни ягыннан да шулай ук. Мин дә алар юлыннан китәргә хыялланам, – диде ул.
Музейга килгән малайлар һәм кызларны Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов сәламләде.
– Гани Сафиуллин – безнең районда туган Герой. Сез аның турында белергә һәм үрнәк алырга тиеш, – диде ул.
Балалар бик кызыксынып,  бер–берсеннән сорый–сорый, музей, андагы экспонатлар белән таныштылар, җитәкчесе Гөлфия Габитованың сөйләгәнен дикъкать белән тыңладылар, сораулар яудырдылар. 
– Гани Сафиуллин турында мәктәптә укыганнан беләм һәм аның белән горурланам, – диде икенче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Булат Чан.
– Музейдагы әйберләр бик ошады. Аеруча тегү машинасы. Беренче тапкыр күрәм. Аннан Геройның хәрби костюмына исем китте. Медальләре күп! – дип куйды Арчаның җиденче мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Гадел Гельдеев.
– Сезнең Гани Сафиуллин музеенда булып, аның белән танышуыгызга чиксез шатланам. Без яз һәм көз армия сафларына егетләрне дә биредән озатабыз, – диде хәрби ветераннар оешмасы җитәкчесе  Юрий Козлов. – Кайткач дусларыгызга да сөйләгез. Беренче сентябрьдә мәктәпкә баргач инша язарга да бик яхшы җирлек булачак бу сәяхәтегез.
Балалар белән очрашуда отставкадагы хәрбиләр Марат Әхмәдуллин һәм Рөстәм Салихов та катнаш- ты. Соңыннан яшь армиячеләр Гани Сафиуллин мемориалына чәчәкләр салдылар.
Аларның сәяхәте моның белән генә тәмамланмады. Киләсе тукталыш  Симетбашта булды. Балаларны трактор һәм танк һәйкәлләре дә бик кызыксындырды.  
– Бу көнне хәтерегездә саклагыз, үзегез дә илебезнең патриотлары булыгыз. Без, өлкән буын әлегә кадәр сезне сакладык һәм якладык, ә киләчәк – сезнең кулда. Бүгенге рәхәт, тыныч тормышның кадерен белегез, – диде Алмаз Борһанов. 
Гөлсинә ЗӘКИЕВА

 

Район Иҗтимагый советының эшче төркеме Ташкичү авыл җирлегенә кергән социаль объектларның эшчәнлеген өйрәнде. 
Ташкичү авыл җирлегенә 10 авыл керә, шуларның Иске Ашыт, Ташкичү, Ашытбаш, Хәтнә авылларында, Кысна зиратында булдык. Иң беренче эш итеп Иске Ашыт мәктәбенә кердек. 1974 елда төзелгән мәктәп 2016 елда нык-лап төзекләндерелгән. “Арча КСМы” ширкәте баш прорабы Азат Сәмигуллин да килгән иде. Мәктәпне алар ныклап төзекләндергән. Сораулар төзүчеләргә дә булырга мөмкин иде. Әмма рәхмәттән башка сүз әйтелмәде. Ветеран укытучылар: “Авылларда да хәзер уку һәм тәрбия өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”, – дигән бәяне бирделәр. 
Яңа Кенәр участок хас- таханәсе баш табибы Рафия Аксакова:
– Сыйныф бүлмәләренең утларына игътибар итегез, элек бер лампочка асылынып торыр иде, шунлыктан балаларның күрү дәрәҗәсе начарланды, хәзер бүлмәләр якты, – дип электр утларын яндырып күрсәтте. – Бәдрәфләрнең эчтә булуы бигрәк тә кыз балаларның сәламәтлеге өчен уңай. 
Иске Ашыт мәктәбенең спорт залы якты, зур.
Иҗтимагый советның эшче төркеме уку әсбап- ларының җитү–җитмәве белән кызыксынды һәм “җитә” дигән уңай җавап ишетте. Ныклап төзекләндерелгәннән соң бер ел үтсә дә, мәктәпнең ялтырап торган чиста диварларына игътибар итми калмадылар. 
Ныклап төзекләндерелгән Ташкичү, Ашытбаш мәктәпләре, балалар бакчалары, китапханәләр, медпунктлар шулай ук дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуы турында сөйли иде. Ташкичү мәктәбенең ишегалдында атаклы мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗанига һәм Мәхмүт Галәүгә һәйкәл төзиләр. Мәктәп эчендә музей да эшләгәннәр.

23 июньдә кичке сәгать 5тә Арча стадионына спортчылар җыелды. Иң–иңнәре! Хәтта җиңел атлетика буенча  50нче, 70нче, 80нче елларда районда, республикада рекордка ирешкән йөгерүчеләр дә чакырылган иде.

Алар: 1954 елда 3000 метр араны 9,10 секундта йөгергән Марсель Харисов, ул килә алмады, Арчада яши. 1978 елда Казанда 1500 метр араны 4,14,8 секундта йөгергән, Казанда 800 метр араны 2,01 секундта йөгергән, Казанда 1977 елны 1000 метр араны 2,25 секундта йөгергән Инсаф Фәйзрахманов (ул Сабада яши, килде), 1983 елда Каменск шәһәрендә 200 метр араны 23,7 секундта йөгергән Фидаэль Бариев (Кәчедән, Казанда яши), 1983 елда Каменск шәһәрендә 400 метр араны 54,0 секундта йөгергән Зиннур Сәгыйтов (Арчада яши) — алар барысы да җиңел атлетика киченә килделәр. Һәм тагын. Арчадан Алмаз Сәгыйтьҗанов — 2004 елның маенда Юдинода 100 метр араны 11,45 секундта йөгергән, эстафетада (4х100) 46,36 секундта йөгергән, озын- лыкка 6 метр 58 сантиметрга сикергән рекордчы.

 Җиңел атлетика киче тантаналы шартларда ачылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов спортчыларны сәламләде, Арчаның “Казансу” паркында спорт өчен мөмкинлекләр арта баруын һәм бу эшнең тагын да дәвам итәчәген әйтте һәм һәркемне спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Ә иң зур яңалык озынлыкка сикерү мәйданчыгын ачу булды!

Озынлыкка сикерү ярышларын мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүчеләр арасында оештырылган эстафета ярышлары дәвам итте. Йөгерү эстафетасы буенча суперфинал да булды әле. Арча педагогика көллияте егетләренә тиңнәр булмады. Афәрин, Арчаның 5нче гимназиясе укучылары да беренче өчлеккә керде. Эшләүчеләр арасында “Арча” спорт комплексы ир–егетләре суперфиналда икенче урынны алды. Ә ярышлар үзәгендә һәрвакыттагыча Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы, җиңел атлетика буенча Арчаның рекордсменнарын әзерләүче Бари Бакиров булды.

Сикерүдә һәм йөгерүдә иң көчлеләргә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне элеккеге рекордсменнар тапшырды. Иң ерак арага сикерүче Арча педагогика көллиятеннән Рәсим Нигъмәтуллин булды. Күрсәткече — 5 метр 82 сантиметр. Соңыннан спорт сөючеләр бик шәп булды бу кич, даими шөгыльләнергә, тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешергә, дип таралыштылар.

Ә ераклыкка сикерү мәйданчыгында һәркем шөгыльләнә ала.

Румия Надршина


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International