АВЫЛЛАРДА НИЧЕК?

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Район Иҗтимагый советының эшче төркеме Ташкичү авыл җирлегенә кергән социаль объектларның эшчәнлеген өйрәнде.

Ташкичү авыл җирлегенә 10 авыл керә, шуларның Иске Ашыт, Ташкичү, Ашытбаш, Хәтнә авылларында, Кысна зиратында булдык. Иң беренче эш итеп Иске Ашыт мәктәбенә кердек. 1974 елда төзелгән мәктәп 2016 елда нык-лап төзекләндерелгән. “Арча КСМы” ширкәте баш прорабы Азат Сәмигуллин да килгән иде. Мәктәпне алар ныклап төзекләндергән. Сораулар төзүчеләргә дә булырга мөмкин иде. Әмма рәхмәттән башка сүз әйтелмәде. Ветеран укытучылар: “Авылларда да хәзер уку һәм тәрбия өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”, – дигән бәяне бирделәр.

Яңа Кенәр участок хас- таханәсе баш табибы Рафия Аксакова:

– Сыйныф бүлмәләренең утларына игътибар итегез, элек бер лампочка асылынып торыр иде, шунлыктан балаларның күрү дәрәҗәсе начарланды, хәзер бүлмәләр якты, – дип электр утларын яндырып күрсәтте. – Бәдрәфләрнең эчтә булуы бигрәк тә кыз балаларның сәламәтлеге өчен уңай.

Иске Ашыт мәктәбенең спорт залы якты, зур.

Иҗтимагый советның эшче төркеме уку әсбап- ларының җитү–җитмәве белән кызыксынды һәм “җитә” дигән уңай җавап ишетте. Ныклап төзекләндерелгәннән соң бер ел үтсә дә, мәктәпнең ялтырап торган чиста диварларына игътибар итми калмадылар.

Ныклап төзекләндерелгән Ташкичү, Ашытбаш мәктәпләре, балалар бакчалары, китапханәләр, медпунктлар шулай ук дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуы турында сөйли иде. Ташкичү мәктәбенең ишегалдында атаклы мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗанига һәм Мәхмүт Галәүгә һәйкәл төзиләр. Мәктәп эчендә музей да эшләгәннәр.

– Болар барысы да “Таттелеком“ җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин идеясе һәм ярдәме белән эшләнә, – диде Ташкичү мәктәбе директоры Илгиз Габидуллин.

Иҗтимагый советның эшче төркемендәге медицина хезмәткәрләре Ташкичү мәктәбенең авыш парталарын бала сәламәтлеге өчен уңай икәнлеген әйттеләр.

Авыл җирлегендәге китапханәләр дә заман белән бергә атларга тырыша. Китапханәләр системасы компьютерлашкан. Китаплар фондын авылларда да 15ләп төрле газета–журналлар тулыландыра. Китапханәчеләр төрле чаралар оештырып, халыкны мәгърифәтле итү юнәлешендә эшлиләр. Бу коры сүз генә түгел, оештырылган чараларны алар фотога, видеога төшереп, сайтка эләләр, үз эшләрен дәлилләп күрсәтәләр.

Авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин Ташкичүдә 8 сыер асраучы Шәймәрдановларга һәм Ашытбашта күп итеп терлек, яшелчә үстерүче Рәис Шәкүров хуҗалыгына алып керде. Йорт хуҗасы Камил Шәймәрдәновтан сыер тотуның файдасы турында сораштык.

– Сөттән, иттән кергән акчага зур итеп йорт салдык, – диде ул. Ә Ашытбаштан Рәис Шәкүров ничек итеп терлек акчасына зур сарай эшләгәнен сөйләде.

Авыл әнә шундый тырыш кешеләр белән яши һәм яшәячәк.

Соңыннан Иҗтимагый советның йомгак-лау утырышы булды. Фәһим Фәйзуллин Ташкичү авыл җирлегендә дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуы һәм башкарыласы эшләр турында сөйләде. Иҗтимагый совет әгъзалары, эшче төркем авыл җирлегендәге социаль объектлар торышын, эшчәнлеген өйрәнеп, уңай күренешләр һәм проблемалар турында сөйләштеләр.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International