2 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2007-2008 елгы егетләр арасында баскетбол буенча ачык Арча районы беренчелеге узды.
2 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы бассейнында 2007, 2008, 2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Арча районы беренчелеге узды. Ярышта “Арча” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре - 57 егет һәм кыз-бала катнашты.
1 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2004-2005 елгы кызлар һәм егетләр җыелма командалары арасында волейбол буенча ачык Арча районы беренчелеге узды. Ярышта 104 спортчы - 8 егетләр командасы һәм 5 кызлар командасы катнашты.