Кеше күңеленә дәва, өмет, ышаныч

2024 елның 20 апреле, шимбә

“Җидегән чишмә“ Арча халык театры һәм педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек“ театр студиясе артистлары очрашты.

Халыкара театр көне уңаеннан китапханә хезмәткәрләре педагогика көллиятендә “Театр-сихри дөнья” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара уздырды.

Сценарий авторы һәм алып баручы Дилә Абдуллина очрашу темасын ачуны ерактан ук башлады. Кичәге театр белән бүгенгесе нәрсә белән аерыла соң? Әллә аерылмыймы? Һәркем җавапны үзенчә бирергә тырышты. Әмма асылы бер булып чыкты – театр гаҗәеп серле бер дөнья, кеше күңеленә ял гына биреп калмый, тәрбия чыганагы да булып тора. Нинди генә катлаулы заманнарда да ул яшәүдән туктамаган, кеше күңеленә дәва, өмет, ышаныч биргән.

Бу чарада тормышларын театр белән бәйләгән, төп хезмәтләре икенче булса да, шул дөньяда яшәгән, тәм тапкан, яраткан тамашачыларын матур-матур образлары белән куандырган өлкән артистлар белән яшь буын вәкилләре катнашты. “Җидегән чишмә” кырык елга якын сәхнәдә булса, “Яшьлек“ әле яшь булса да, чәчәк атарга да өлгерде инде. Ике коллективны сәхнә берләштерә.

Очрашу шушы ике коллектив аралашуы булды. Театрларның төзелү тарихы, репертуар сайлау, режиссер осталыгы, сәхнә киемнәре, сәхнә теле, бизәлеше, яратып уйнаган рольләр – барысы да телгә алынды. Өлкән буын яшьләргә киңәшләрен бирде, бер театр дөньясына кереп киткән икән, алга таба театрдан аерылмаска, иҗади үсештә булырга өндәде.

Алып баручы артистларның сәхнә осталыкларын иҗади бирем белән тикшереп карарга булды. Ул уенда катнашучы һәр артистка роль бүлеп бирде, үзе укыганнарны күрсәтеп барырга кушты. Әтәч тә, эт тә, мәче дә булырга туры килде артистларга. Таң ата, кыз  ишек алдына чыга. Аның янына тавыкларын ияртеп әтәч йөгереп килә. Шунда эт өреп сәлам бирә. Ялкау гына атлап песи чыга, аяк астында сырпаланып йөри башлый. Әби тавыкларга җим, песигә, эткә ашарга бирә. Кызын иртәнге чәйгә чакыра. Менә шундыйрак күренеш. Җайлы гына кебек, әмма аны сәхнә кануннарына туры китереп уйнау бик җиңел димәс идек.

Бу күренеш очрашуны җанландырып җибәрде. ”Яшьлек“ театр студиясе артистлары М.Фәйзинең “Галиябану” спектакленнән өзек уйнап күрсәтсә, ”Җидегән чишмә” халык театры артистлары Харис Сафин белән Гөлнара Гыйниятуллина спектакльләрдән күренешләр тәкъдим итте.

Аннан сүз “Җидегән чишмә” театры артистларына  бирелде. Артист булуга нәрсә этәргеч ясады? Иң беренче, иң яраткан ролегез нинди?

Артист булу өчен әдәбияттан башка, тагын нинди фәннәрне яхшы белергә кирәк? Кайсы югары уку йортларында укырга мөмкин?

Сез үзегез куйган рольләрдән  канәгатьме?

Кырык елга якын гомерен театрга багышлаган Харис Сафин да, берничә ел элек кенә коллективка кушылып китеп тә үзен уңай яктан күрсәтергә өлгергән Гөлнара Гыйниятуллина да, яшь актриса Адилә Әхмәтҗанова да, театр җитәкчесе Инсаф Мөхәммәтгалиев та яшьләргә фикерләрен әйтеп, теләкләрен җиткерде.

“Яшьлек ”театры коллективы җитәкчесе Флера Шакирова һөнәре буенча режиссер да, сценарист та түгел. Ул – музыка белгече, педагогика көллиятендә музыка укытучысы. Әмма Флера ханымда чын оештыручы сәләте бар. Кешеләрне тупладың да, эш бетте, дигән сүз түгел ул. Бик мәшәкатьле, түземлек, тырышлык таләп итә торган хезмәт. Флера Шакирова бу өлкәдә дә үзен талант иясе итеп танытты.

“Яшьлек” театр студиясе берничә ел эшләп килә. Шул вакыт эчендә төрле эчтәлектәге – комедия дә, трагедия дә, драма да –  спекакльне сәхнәгә чыгарды. Тик нинди көч белән?! Уку йорты булгач, коллектив ел да алышынып тора, инде әзер артистлар чыгып китә, яңалар килә, аларны өр-яңадан өйрәтергә кирәк. Каршылыклар да туып тора. Профессионал дәрәҗәдә уйнарлык спектакль чыгару өчен Флера Шакирова үзе хәтта түләүле курсларда укый. Чөнки характеры буенча ул башкарган эш һәр яктан килгән, бер җиренә дә бәйләнә алмаслык, һәркемнең күңеленә хуш килерлек булырга тиеш. Быел тамашачы хөкеменә тәкъдим иткән  “Галиябану” спектакле моның ачык мисалы. Аның чыгышыннан менә шулар аңлашылды.

Яшь артистлар да чыгыш ясады ул көнне. Сорауларга җавап та бирделәр. Мәсәлән, комедия уйнау җиңелме, әллә трагедия, драмамы, дигән сорауга комедия уйнавы авыр булуын әйттеләр. Көллиятне тәмамлагач профессионал сәхнәне сайларга теләүчеләр булырмы, дип кызыксынуга, бу заманда артист акчасына яшәве авыр дип җавап бирделәр. Һәм башкалар. Аларның төпле фикерләре сокландырды да хәтта.

Әнә шундый кызыклы да, файдалы да очрашу килеп чыкты. Ул осталык класслары белән дә баетылды.  

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International