Иртә торсаң ит пешәр...

2024 елның 27 апреле, шимбә

Быел яз кояшка эш күп булыр инде, дип йөргәндә түбәләргә ашкан кар юкка да чыкты

Шунысы гаҗәп – язгы ташулар да булмады. Узган ел кар аз иде, әмма  ярлар тулып акты.

Туң булмаганга кар сулары туфракка сеңде, дип тә куанып йөрибез. Әмма белгечләр артык дым запасы юк, диләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов әйтүенчә, 1 метр катламда 180 мм дым бар. “Бу әйбәт күрсәткеч инде, – ди ул. – Шунысы да мөһим – 2010 елгы корылыктан соң аскы катламдагы дым өске катламнан аерылган иде. Хәзер менә алар тоташты“.

Бер тәҗрибәле белгеч карның 40 процентының дымы һавага очкан, дип әйтә. Аны кем үлчәгәндер, әмма ташулар булмауны исәпкә алсак, әлеге фаразда да күпмедер хаклык бардыр.

Әлегә, шөкер, дым артып тора. 15-16 апрель көннәрендә 13,4 мм яңгыр яуган (айлык норма – 30-35 мм). Моннан соң да яңгырлар безне ташлап китмәсен иде инде дип телик. Чөнки җәй быел узган елгыдан да корырак килергә мөмкин, дип юраучылар да бар.

Белгечләр кыр эшләрен әйбәт срокларда тәмамлый алучылар отачак, дип киңәш итә. Борынгылар да бит сабан чәчсәң суга чәч, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Быелгы кебек бар басулар бергә өлгергәндә эшне аеруча тиз тотарга кирәк булачак.

Без район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров белән 12 апрельдә “Игенче“ һәм “Яңарыш“ хуҗалыкларында булдык. Ике хуҗалыкта да алдагы көнне күпьеллык үләннәр тукландырырга чыккан булганнар. Район башлыгы җитәкчеләрне, механизаторларны зур эшкә керешүләре белән котлады, уңышлар теләде.

“Яңарыш“ ширкәтендә Зөфәр Дияров зәп җирләрен тырмалый иде. Туфрак өлгергән, башка еллардагы кебек үзәннәрдә дә су җыелып яткан урыннар юк.

“Иртәгә уҗымнарны тукландыра башлыйбыз“, – дигән иде хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков.

“Игенче“ ширкәтендә Ильяр Сибгатуллин, Шамил Шиһабиев, Мөхәммәт Абдусәламов күпьеллык үләннәр тукландыра.

18 апрельгә булган мәгъ-лүматлар буенча, “Яңарыш“, “Курса МТСы“, “Игенче“ ширкәтләре зәп җирләре тырмалый. “Северный“ хуҗалыгы 860 гектарда күпьеллык үләннәр, 420 гектарда уҗымнар тукландырган. “Игенче“ ширкәтендә 734 гектардагы уҗымнар өстәмә сый алган. “Ташкичү“ ширкәтендә дә күпьеллык үләннәр тукландыралар.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International