Ватан сугышы ветераннарына Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын җиткерәчәк.

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2 майдан 8 майга кадәр почтальоннар бөтен республика буенча мактаулы адресатларга 10 300дән артык хат тапшырачак.

Почта открыткасында Россия Президенты тарафыннан имзаланган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлау бар.

Почта хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә ветераннарга,  кайда булуларына карамастан, әһәмиятле хатларны тапшыру өчен бар көчләрен куячаклар. Кирәк булса, компания белгечләре ветеранның яңа яшәү урынын ачыклаячак һәм котлауны актуаль адрес буенча җиткерәчәк. Әгәр адресат өйдә булмаса, хат якындагы бүлектә бер ай саклана. Бу вакыт эчендә почтальон  котлауларны җиткерергә тырышачак.

Россия Почтасының бу бәйрәм көннәрендә махсус миссиясе — Россия Федерациясе Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарына шәхси котлауларын җиткерү. Без Президенттан килгән хатларны бик көтеп торуларын, ә аннары игътибарны һәм хөрмәтне кыйммәтле билге итеп саклауларын беләбез. Ә почтальоннар аларны ветераннарга  вакытында  илтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International