Кычкыртып быргысын, уята барысын

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Кычкыртып быргысын, уята барысын

Кечкенәдән һәр балага яхшы таныш булган әлеге табышмак быел еш искә төшә.

Әтәч елында Ашытбаш авылында яшәүче, һәр нәрсәдән хәбәрдар Рәис Шәкүров белән сөйләшми, кем белән сөйләшәсең инде?

– Әтәч нәрсәгә кирәк? – дидем мин аңа, уены–чыны белән бергә.

– Тавыкларга кирәк инде, – диде ул. – Чеби чыгарам дисәң, ун тавыкка бер әтәч булырга тиеш. Безнең менә 50 тавык, 6 әтәч бар. Йомырка өчен генә булганда күбрәк тавык булса да ярый.

– Нинди токым әтәчләр тотасыз?

– Арпа кикрикле элекке хуҗалык әтәче, кызыл төстә. Аннан йонлы аяклы брама токымлы әтәч, тагын “БК–16” дигәне бар...

– Анысы нинди токым була инде?

– Узган ел үзем бройлер белән кызыл әтәчне кушып чыгардым. Берсе–берсе биш–алты килограммлы. Әтәчләре аклы–кызыллы, тавык- лары кызыл. Бройлер ягы көчлерәк булып чык-ты, кылыч кикриклеләр.

Шундый кызыктырып сөйли Рәис, шул көнне үк Ашытбашка чыгып киттем.

–Әйдә, башта 140 килолы тәкә күрсәтәм, – диде ул.

Чем кара төстәге әлеге “баһадир” чыннан да тәэсирләндерерлек. Бер абзарда сарыклар белән бәтиләр. Алары да без күреп ияләнгән вак–төяк кенә түгел.

Икенче абзарда янәшә бәйләнгән дәү–дәү ике үгез. “Язга тонна ярымга җитә инде алар, – ди хуҗа кеше. – Берсен хуҗалык сыерлары өчен тотам, фермадагы маллар лейкозлы бит”.

 Бу дөньядан канәгать, көр ат яныннан үтеп тавыклар өенә узабыз. Чынлап та, буралы өй инде ул. Чит кеше килгәнен белдереп әтәчләр тавыш биреп алды. Дүрт әтәч янәшә үк баскан, каз кадәрле, барыннан биек “БК–16”ны шунда ук танып алдым. Бу гаиләдә шундый татулык, әтәчләр дә үз дәрәҗәләрен белә, калай әтәчләр кебек очып кунарга тормый.

– Тавык кыш көне дә йомырка салырга тиеш, – ди Рәис. – Без менә көн саен 25–30 йомырка җыйнап алабыз. Новосибирскидан инкубатор сатып алган идем. Бүләккә 100 йомырка җибәргәннәр, шулардан 75 чеби чыкты. Шул токымны саклыйбыз. Өч көнгә ике йомырка салалар. Йон алыштырганда гына ике ай туктап торалар.

– Йомыркадан әтәчләр күбрәк чыгамы, тавык- лармы?

– Моны үзең көйли аласың. Түгәрәк йомыр- кадан – тавык, очлы йомыркадан әтәч чыга.

Сүз үзеннән–үзе ашату темасына күчә. “17 төрле азык ашатам, – ди Рәис. – Беренче – коры бодай, икенче – арпа, солы, борчак, бодайны тарттырып, пешереп бирәм.

– Пешереп бирү нәрсә өчен кирәк?

– Пешерелгән азыктан гына организмга шикәр бүленеп чыга, шикәрсез булмый.

Атнага ике тапкыр катнаш азык, яндырылган һәм яндырылмаган сөяк (төеп), атнага бер шешә ватып ашатам. Капчык-ка салып, күзлек киеп ваклыйм. Бернәрсәсен калдырмыйлар. Шампан шешәсе бик әйбәт, Яңа елдан соң чүплектә күп алар, бүтән вакытта табып булмый. Бер елга җитәрлек итеп җыеп куям. Йомырка кабык- лары таза. Тагын майда җыйган кычыткан көлтәсеннән өзгән юк. Шуңа йомырка сарысы да сап–сары. Көнгә 20 килограмм әйбер ашыйлар. Кызыл ком, вак таш та бар әле. Тавык кыш көне йомырка салса, үз–үзен аклый.

– Мин Буада ветеринария техникумында укыдым, – ди Рәис. – Имтихан билетында әтәчнең яшен ничек белеп була, дигән сорау чыкты. Типкесеннән, дим. Елга бер сантиметр үсә. Бишле алдым.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International