Авылда да матур яшәп була

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Авылда да матур яшәп була

Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированың хисап чыгышын кызыксынып тыңладым.

— Безнең җирлектә 31 ташландык йорт бар иде, — диде ул. — Бүгенге көндә шул ук урыннарда 27 йорт сафка басып килә. 2012 елда Урта Бирәзәдә 58 хуҗалык исәпләнсә, бүген алар 81гә җитте.

Урта Бирәзәнең тагын 16 егете үз авылларында йорт салырга җыена, тугызы җир участогын рәсмиләштергән дә инде.

— Арчадагы фатирларын сатып, авылга кайтып йорт салучылар шактый, — ди авыл җирлеге башлыгы. — Аларның шушы авыл кешеләре булуы аеруча шатландыра.

Тагын бер игътибарга лаеклы күренеш – шәхси хуҗалыкларда терлекләр, шул исәптән сыерлар саны арта. Хәзерге вакытта 495 баш мөгезле эре терлек бар, сыерлар — 176. Сыерлар 10 башка арткан. Марат Шаһисламов — 13, Рәдис Хәбибрахманов — 18, Таһир Гобәев 20 баш терлек асрый. Таһир Гобәев хуҗалыгында 10 сыер бар.

Терлек асрау өчен, әлбәттә, бик зур тырышлык, хезмәт куярга кирәк. Районның сабан батыры Илнар Ситдыйков үз хуҗалыгында 12 баш мөгезле эре терлек асравы белән дә үрнәк. Мондый мисалларны күп- ләп китерергә мөмкин.

Терлек асраучыларга дәүләт ярдәме дә бар. “Авыл кешеләренең күпләп мал асрый алуларында мин “Игенче” хуҗалыгының нык булуында күрәм, — диде җирлек башлыгы. — Эшләгән кешегә печән, саламны кайтарып бирәләр. Төхвәтуллиннар үз эшчеләрен печән–салам белән тәэмин итәләр. Ашлыкны да теләгән вакытта сатып алып була”.

“Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов үзенең чыгышында хезмәт алдынгыларын билгеләп үтте. Механизаторлар Илнар Ситдыйков, Марат Абдуллин, Рәмзил Хәлиуллин, Илнур Хәсәнов, Хәлим Вилданов, Илгизәр Хәсәнов, Илнур Сибгатуллин, Миннур Сибгатуллин, Илнур Абдрахманов, Харис Вилданов, Расих Нәҗметдинов, Ришат Закиров, Ильяр Сибгатуллин, Нияз Йосыпҗанов, Айдар Габдрахманов, терлекчеләр Рәсимә Хәбибрахманова, Гөлшат Шәмсетдинова, Нурзидә Гәрәева, Римма Шәмсетдинова, Сәгыйдә Сәлахова, Фәния Мөхетдинова, Рәсимә Нәфыйкова, Наилә Фәсәхетдинова, Тәгыйлә Төхвәтуллина һәм башка фидакарьләрнең тырышлыгы белән матур нәтиҗәләргә ирешәләр.

2016 елда 211 млн. 429 мең сумлык продукция сатылган. Бер кешегә 961 мең сум туры килә. Уртача хезмәт хакы — 18381 сум булган. Район хуҗалыклары арасында иң күбе бу. Сыер савучыларныкы — 22512, шоферларныкы — 21905, механизаторларныкы 19390 сум.

Быелдан башлап 30 яшькә кадәрге эшчеләргә 20 процент өстәмә түләү тәртибе кертелгән.

Соңгы елларда Наласа авыл җирлегендә халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча бик күп эш башкарылды. Мәдәният йорты, урта мәктәп ныклап төзекләндерелде, Наласага асфальт юл килде. Үзара салым акчасына урамнарга вак таш түшәлде һ.б.

Полиция участок инспекторы Илнар Зөбәеров 2016 елда бу җирлектә бер генә җинаять тә теркәлмәвен әйтте. Сәламәт тәндә сәламәт акыл, диләр бит. Яшьләр актив хезмәт, спорт белән мәшгуль. Көрәштә уңышлары зур, хоккей уйнарга да остарып киләләр. Урта мәктәптә ныклы белем, тәрбия бирәләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов Наласа авыл җирлегенең районда әйдәп баручылардан булуын билгеләп үтте. Дәүләт тә эшлим дигән кешегә булышырга әзер. Республикада, районда авылны үстерүгә юнәлдерелгән программалар эшли.

— “Игенче” ширкәтенең күрсәткечләре яхшы, — диде ул. — Инвестор Габделхәй Кәримов районның ныклыгын арттыруга зур өлеш кертә. Иң яхшы, иң куәтле техника да сездә. Белгечләрне чит илләргә дә җибәреп укытып кайтаралар, алдынгы тәҗрибәне кулланышка кертәләр. “Игенче” хуҗалыгы бәрәңге орлыгы җитештерү белән ныклап шөгыльләнә башлый. Без Габделхәй Йосыповичка элекке “Вамин–Арча” хуҗалык- ларын да үз карамагына алырга тәкъдим иттек. Бүгенге көндә районда аннан да ышанычлырак, булдыра ала торган инвестор юк.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International