Безнекеләр сынатмады!

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Безнекеләр сынатмады!

1–2 февральдә Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы – 2017” укытучыларның һөнәри осталыгы бәйгесенең зона этабы булды. Ул “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләре буенча үтте һәм анда биш районнан (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче) үзләрендә иң яхшы дип табылган укытучылар катнашты. Зона ярышларының тантаналы өлешендә Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев бәйгедә катнашучыларны тәбрикләп, аларга уңышлар теләде.

Арчадан “Ел укытучысы – 2017” район бәйгесендә җиңүгә ирешеп, зона ярышына үткән өч укытучы – беренче мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Ахунова, икенче мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наилә Прыткова, Шушмабаштан биология укытучысы Чулпан Сәмигуллина көч сынашты.

Укытучылар беренче көнне күрсәтмә дәрес бирсә, икенчесендә осталык дәресләре күрсәттеләр.

– Мин “Педагогик дебют” номинациясендә катнашам. Бу мәктәптә әле өченче елымны гына эшлим, – диде Наилә Прыткова. – Мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина көчемне сынап карарга тәкъдим иткәч, кызыксынып куйдым. Горурландым да. Минем өчен күктән төшкән бәхет бит бу. “Хезмәт–тормыш нигезе” дигән дәресем дә уңышлы гына чыкты. Дөрес, кытыршылык- лар бар. Аларны гына төзәтермен, әле минем бар да алда. Шунысына сөенәм, бу ике көндә мин үземә никадәр зур тәҗрибә тупладым.

– Бәйгенең шарты буенча үз районыбыз укытучылары дәресләрен генә карый алдык. Ә осталык дәресләрендә теләге булган һәр укытучыга катнашу мөмкинлеге бирелде. Кызыклы әйберләр күп иде. Чыннан да, тәҗрибә туплау өчен бик яхшы булды бу, – диде икенче мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина.

Гүзәл Ахунованың осталык дәресләрендә катнаштым. Искиткеч кызыклы, мавыктыргыч. Жюри әгъзалары да (барысы да Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре), карарга кергән башка укытучылар да аның эш ысулларына хәйран калып карап утырдылар.

Гүзәл Ахунова һәрьяк- тан килгән, хезмәтен генә түгел, балаларны да чын күңелдән яратып, бөтен күңелен биреп эшләгән, хезмәттәшләре, ата–аналар алдында ихтирам казанган укытучы. Бала башлангыч сыйныфта тиешле белемне туп-лап калса, аңа югары сыйныфларда укырга да җиңел булачак. Гүзәл Габделхәевна укучысын төрле яктан үстерү өчен барлык белемен, осталыгын куллана, үзе өстендә бик күп эшли, яңа алымнар үзләштерә, дәресләрдә файдалана. Бу бәйгедә ул медицина фәннәре докторы, профессор Владимир Базарной киңәшләре буенча сәламәтлек сак-лау методикасы элементларын кулланып ничек эш алып баруы белән таныштырды.

– Мәскәүдә яшәүче профессор бу тема буенча 20 ел эшли. Аның үз мәктәбе бар. Мәктәбебез директоры Эльмира Сафина шунда барып өйрәнеп кайтты, күргәннәрен безгә җиткерде, – диде Гүзәл Ахунова.

Шушмабаш мәктәбеннән биология укытучысы Чулпан Сәмигуллинаны район бәйгесендә сокланып күзәткән идек. Зона бәйгесендә дә укытучы сынатмады. Анда кешенең игътибарын үзенә тарту көче бик зур. Сәгать буе авызына каратып тора ала. Үз фәнен бик яхшы белгән кешегә генә хас сыйфат бу, минемчә.

Сизәм, газета укучыларның тизрәк кем җиңү яулаганын беләсе килә. Монда ашыгып булмый икән әле. Җиңүче бөтен зоналарда бәйгеләр тәмамланганнан соң рейтинг буенча билгеләнә. Республика ярышына 25 кеше чыга. Ә биредә һәр катнашучыга таныклык тапшырылды.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International