Ярдәм мохтаҗларга күрсәтелсен

2017 елның 24 марты, җомга

Ярдәм мохтаҗларга күрсәтелсен

Район Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Утырышны район Иҗтимагый советы рәисе Ринат Һидиятов алып барды.

Авыр хәлдәге гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча оешмаларның хезмәте турындагы мәсьәлә каралды. Гаиләдә инвалид, авыру, ятимнәр, ялгызлар, караучысыз калганнар булганда дәүләт моңа битараф кала алмый. Һәм шулай ук эшсезлек, торыр урыны булмаган, эчкечелек, ызгыш–талаш, бер–берсенә тупас мөнәсәбәт хөкем сөргән гаиләләргә дә социаль ярдәм кирәк. Кыскасы, авыр хәлдәге гаиләләрне үзләрен тәэмин итә алмаучылар категориясенә кертәләр.

– Узган ел аз керемле гаиләләргә, торак һәм коммуналь хезмәтләргә, телефон, радио, коллектив антенналар хезмәтенә субсидияләр, балаларга компенсацияләр – барысы 23936 кешегә 158 млн. сум түләүләр башкарылган, – дип сөйләде Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Ләйсән Гатауллина.

Инвалидлар өчен машина кую урыннарының булмавы һәм булып та аларның буш тормавы – автомобиль йөртүче инвалидларны борчыган сорау. Бу мәсьәлә җавап- лы кешеләрдән игътибар сорый.

– Авыр хәлдәге гаиләләр безнең көндәлек тема булып тора, – дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Авыр тема.

Зөлфәт Миннефәрович уку елы алдыннан үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе турында сөйләде. Узган ел 304 бала 253 мең 200 сумлык ярдәм алган.

“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә мохтаҗ гаиләләргә генә ярдәм күрсәтелсен иде, дигән теләк әйтелде. Өч балалылар күп балалы гаиләгә керә. Аларның күбесе хәлле гаиләләр. Бәлки ярдәмне мохтаҗрак гаиләләргә күрсәтү хәерлерәктер?

Районда 236 инвалид бала исәпләнә. Аларның инвалидлык дәрәҗәсе төрле. Күбесе мәктәптә белем ала. Мәктәпкә килеп укый алмаганнарны өйгә килеп укыталар. Яңа Кенәр интернат–мәктәбендә тәрбияләнәләр. Һәм, иң кызганычы, сәламәтлеге буенча укый алмаганнар да бар.

Утырышта катнашучылар бакчага чиратның ничек саклануы турында кызыксындылар.

– 3 яшьтән зуррак 189 бала бакчага чират көтә, – дип сөйләде Зөлфәт Миннефәрович. – Иң беренче чиратта күп балалылар бакча белән тәэмин ителә.

– Ни өчен 11 сыйныфта баланы машина йөртү хокукына укыталар? Аларның болай да вакыты юк, имтиханнарга әзерләнәсе бар, – дигән сорау бирелде.

– Узган ел бу сорау күтәрелгән иде инде. Без бу мәсьәләне карадык, каршылыклар бар. Әмма без аны тагын бер кат җентекләп өйрәнәчәкбез, – дип җавап бирде Зөлфәт Дәүләтбаев.

Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче хезмәткәре Алсу Һидиятуллина тәртип һәм иминлек сагында торулары турында гына түгел, “Полиция Кыш бабае” акцияләре үткәрүләре, Яңа Кенәр интернат–мәктәбендә хәйрия очрашулары оештырулары турында да сөйләде. Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина: “Балаларны тәрбиягә алган гаиләләрдә булып торабыз, ятимнәрне фатир чиратына куябыз”, – диде.

Чыгышларны һәм фикерләрне тыңлаганнан соң район Иҗтимагый советы авыр хәлдәге гаиләләр белән эшләүне нәтиҗәлерәк башкарырга кирәк, дигән карарга килде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International