Любовь Орлова белән “Волга–Волга” фильмында төшкән

2017 елның 24 марты, җомга

Любовь Орлова белән “Волга–Волга” фильмында төшкән

“Казан арты” тарих–этнография музеенда булган 1957 елда Мәскәүдә үткән татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә катнашкан якташларыбыз белән очрашудан таң калып кайттым.

– Музей җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов тырышлыгы белән оештырылган бу чараны әзерләгәндә материалларның җитмәвеннән түгел, аларның артык күп булуыннан аптырап калдык. Һәрберсе кызыклы, кайсына тукталырга белмәдек, – диде соңыннан кичәне алып баручы музей хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева.

Сугышка кадәр буласы татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә 1957 елда май ахыры–июнь башында оештырыла. Анда Татарстаннан Г.Камал исемендәге академия театры, татар җыр һәм бию ансамбле, филармония, консерватория артистлары белән беррәттән Яңа Кенәрдән Салих Хисмәтуллин җитәкчелегендәге җыр һәм бию, Әтнәдән Разыя Хәбибуллина җитәкләгән бию ансамбльләре һәм Арчадан Салих Вәлиевлар гаилә ансамбле дә катнаша.

“Казан арты” тарих–этнография музее хезмәткәрләре шушы өч коллектив составында чыгыш ясау- чыларны барлау буенча бик зур эш алып барган. 60 елдан соң Мәскәүдә чыгыш ясаган үзешчәннәр белән очрашу үзе чын вакыйгага тиң булды.

Яңа Кенәрдән Салих Хисмәтуллин җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбле солисты Әкълимә Мортазина белән видеоязма аша таныштык, Мәскәүдә аның башкаруында җырны да тыңладык.

– Мәскәүдә безне каршы алырга артистлар, композиторлар чәчәкләр белән килгән иде. Аерым номерлар белән Мәскәү районнарында чыгышлар ясадык. Зур театр залында үткән йомгаклау концертына Никита Хрущев та килгән иде. Тамашачылар сәхнәне чәчәкләргә күмде, кат–кат чакырдылар, – дип хатирәләре белән уртак- лашты ул.

– Әни килә алмады, әмма үзләрен искә алып шундый кичә оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде. Ул укытучы булып эшләде, ялгызы калып, дүрт баланы аякка бастырды. Хәзер безнең гаиләдә яши, – диде улы Рүзәл Мортазин.

Рүзәл һөнәре буенча авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле булса да, үзе дә сәнгатькә гашыйк кеше, гармунда, курайда уйный, җырлый, сәхнәләрдә чыгыш ясый. Бу көнне дә ул курайда уйнады, ә Булат Галиев җырлады.

Салих Хисмәтуллин турында Җәүдәт Галимуллин да кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Ул легендар кино артисткасы Любовь Орлова белән очрашып, “Волга–Волга” фильмында да төшкән. Яңа Кенәрдә радионы ул оештырган, режиссеры да, дикторы да булган. Кичләрен клуб бакчасында биюләр дә оештыра иде. 10 сыйныф укучылары белән тынлы оркестр төзеде, – диде кызы Рәшидә һәм Салих абый язган юмористик шигырьләрне укыды.

Әтнә бию коллективы белән Мәскәүдә чыгыш ясаган Ләлә Сабирова да ул кичәнең кунагы иде. “18 кешене сайлап алдылар, баштанаяк киендерделәр. Марляны буяп теккән киемнәр урынына ефәк күлмәкләр кигәч бер–беребезне танымый тордык. Күп концертлар куйдык, – дип искә төшерде Ләлә ханым.

Мәскәүдә үткән татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә Арча районыннан Вәлиевларның гаилә ансамбле катнаша.

– Мин, Равил абый, әти чыгыш ясадык. Мәскәүгә барасыз, дигәч, аптырап калдым. Минем алты айлык балам бар, дидем. Моны сәбәпкә санамадылар. Аны карарга әнине алырга туры килде. Ул баланы яшьләр курчак урынына йөртте. Предприятие, заводларда смена алышынганда концертлар куйдык. Союзлар йортының колонна залында, Зур театрда чыгыш ясадык. Казанга кайткач та өйгә җибәрмәделәр, ун көн тирәсе концертлар белән йөрдек, – дип сөйләде Казанда яшәүче Лена Йосыпова.

Бу чараны оештыруда, материаллар туплауда Салих абыйның Арчада яшәүче кызы Римма ханым зур ярдәм күрсәткән. Моннан тыш ул очрашуга бөтен туганнарын җыйган. Иң кызыклысы, 1957 елда әнисе кочагында Мәскәүгә барган алты айлык Рөстәм дә махсус кайткан. Аңа хәзер 60 яшь һәм ул Мәскәүдә яши. Равил абыйсының кызлары Фәридә, Гөлчирә, Мөршидә дә кичә кунаклары иде.

– Туксанынчы елларда ирем Нәҗип (“Җырлыйк әле” тапшыруы җитәкчесе Нәҗип Бәдретдинов) белән филармониядән концертлар куеп йөрдек, мин әтинең концерт гармуннарында халкыбыз моңнарын тараттым, – диде Гөлчирә.

Арчаларга да осталыгын күрсәтте ул. Нәҗип Бәдретдинов баянда, Рөстәм гитарада уйнады.

– 1957 елда бөтен Татарстан, Мәскәүне шаулаткан зур чара булган бу. Анда якташларыбызның да булуы безнең өчен зур горурлык, – диде район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International