“Тоннель” операциясе узды

2017 елның 24 марты, җомга

“Тоннель” операциясе узды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге шәхси составы көче белән 2017 елның 20 мартында Арча районы территориясендә “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелүе турында газетада, социаль челтәрләрдә белдерүләр чыкты, радиодан алдан ук хәбәрләр җиткерелде.

ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйлары бу көнне иртәнге алтынчы яртыда Чулпан авылы янындагы заправка турысына килеп баскан иде инде. Дүшәмбе көн, иртәнге як, бар да Казанга эшкә агылган вакыт. Шуңа машиналар да бик күп иде.

– “Тоннель” операциясе ай саен үткәрелә. Бу чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны кисәтү максатында транспорт белән идарә итүчеләрне массакүләм тикшерүгә юнәлтелә, – дип аңлатты ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ришат Хуҗин. – Монда без алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыру, рөхсәт ителмәгән урында узарга чыгу, тизлекне арттыру, куркынычсызлык каешын такмау, балаларны махсус җайланмасыз йөртү һәм башкалар кебек тупас юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны барлыйбыз.

Чыннан да ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйлары колонналап тезелеп килгән машиналарның барысын да туктаттылар, җентекләп тикшерделәр.

Ике сәгать вакыт эчендә генә дә (әлеге чара сигезенче яртыга кадәр барды) шактый кешегә беркетмә төзелде, штраф салынды. “Егерме көн эчендә өлгерсәгез, яртысын гына түлисез. Үзегез өчен файдалы,” – дип кисәтергә дә онытмадылар ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре.

Ул көнне укылмый торган номерлар өчен дә беркетмә төзелде.

– Алыштырыгыз инде бу номерларны, бөтенләй укып булмый бит.

Беркетмә белән бергә бүлекчә хезмәткәрләре шоферларга шулай киңәшләр дә бирделәр.

– Номер алыштыру бик кыйммәт торамы? – дип сорыйм алардан.

– Дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Мең сум тирәсе. Ә штраф 500 сум. Туктаткан саен 500 сум штраф сала башласалар... Номерны вакытында алыштыру уңайрак түгелме соң? – диделәр соравыма каршы сорау белән.

ОСАГО иминияте срогы чыккан очраклар да теркәлде, куркынычсызлык каешын тагарга “онытканнар” да ЮХИДИ хезмәткәрләре күзеннән читтә калмады. Каршыда дистәгә якын полиция киеменнән кешеләр басып торып, барлык машинаны рәттән туктатканнарын күрә торып та, тиешсез урында узарга чыкканнар да булды. Ашыгалар, аңлашыла, тик шул ашыгу нәтиҗәсендә юлларда күңелсез хәлләр килеп тууын да истән чыгармасыннар иде.

Иртә таңнан исерекләр очрамас, дип уйлаган идем. Бар икән андый “геройлар” да. Күп итеп кирпеч төягән “Сканиа” йөк машинасы белән юлга чыккан берсе. Ничек һәм кемнәр рөхсәт биргән? Хәзер әлеге шоферга машина йөртү хокукын биргән таныклыксыз да, шул ук вакытта эшсез дә калырга туры киләчәк. Машинаны штрафстоянкадан алу өчен дә акча хәйран түләргә кирәк булачак.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International