24 март көнне “Арча” спорткомлексында 2002-2004 нче елгы, 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча районы беренчелегенә ярышлар узды. Ярышларда районыбызның 10 мәктәбеннән 43 бала катнашты. Барлык призерлар өстәл теннисы буенча Арча районы федерациясе рәисе Исмагилов Илгизәр Якупович тарафыннан медаль, грамота белән, ә командалар диплом һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.