Авылда да рәхәт

2017 елның 31 марты, җомга

Авылда да рәхәт

“Авылым күрке – яшь гаилә” район бәйгесендә Кышкар авылыннан Илмира һәм Илнар Зариповлар беренче урынны яулады һәм телевизор белән бүләкләнде. Әлеге пар белән якыннанрак танышу өчен Кышкарга юл тоттык.

Илмира үзе каршыга балкып килеп чыкты. Кайнанасы Гөлнур ханым, балалары 9 яшьлек Әмир белән 4 яшьлек Алия дә өйдә иде. Гөлнур ханымның шушы авылда яшәүче кызы Эльмира да кунакка килгән булып чыкты. Аралаша торгач, истәлекләргә дә тукталдык.

– Минем әти кортчылык белән шөгыльләнә иде. Җитмешенче елларда бу. Ул вафат булганнан соң әнием Фәрваз бу эшне туктатмады, дәвам итте. Аңа мин булыштым, – диде Гөлнур ханым.

Ул күрше егете Әгъләм белән гаилә корып авылда тормыш итә башлый. Казанда заводта эшләгән җиреннән кайта, фермада сыерлар сава башлый. Өч балалары туа. Эльмиралары авыл мәктәбендә укыта. Ленар гаиләсе белән Арчада яши, авылга кайтып тракторда, җәен комбайнда эшли. Илнар авылда тора, Казанга йөреп эшли. Шофер ул, ерак юлларга йөри. Ике атна юлда, ике атна өйдә. Шул вакытта хуҗалыкка булышырга да өлгерә, бригадир әйтсә, төнге сменага да чыга.

Аннан Илнарга өйдә дә эш җитәрлек. Кулы бар нәрсәгә дә килә. Агач эшен дә белә, плитка да ябыштыра. Илмира белән икесе бергә кәрәзгә рамнар ясап, чыбык та тарттыралар, аңа ясалма да ябыштыралар. “Монысы Хәйдәр бабасыннан килгән, – ди Гөлнур ханым. – Бик яхшы балта остасы иде. Кышкарда аның кулы тимәгән йорт юктыр. Шкафларга кадәр кырып ясый иде. Илнар да шундый. Акрын, әмма җиренә җиткереп эшли”.

– Прополис белән сыер маен кушып мазь да ясыйбыз әле без, – дип өстәде Илмира. – Фәрваз әби өйрәтеп калдырды. Дөрес, һәр авыруга үзенең пропорцияләре бар. Бик күп авырулардан дәва ул.

Юк, сату, акча эшләү өчен ясамыйлар алар аны. Гомумән, бу гаиләдә андый нәрсә юк. Аларның күңелләрендә бар булганы – кешегә ярдәм итү.

– Күршедә өлкән яшьтәге ялгыз әбиләр яши. Хәер, авылда да алар күп. Ленар да, Илнар да нинди йомыш белән керсәләр дә, берсүзсез ярдәм итәләр. Ат белән, – ди Илмира.

– Ат асрыйсызмы? – дип сорыйм.

– Безнекеләр турында “ат җене кагылган”, диләр. Кайнатамның әтисе Гариф бабай да, кайнатам үзе дә атлар караган. Хуҗалыкта да атыбыз бар. Ансыз булмый.

– Сез Илнар белән ничек таныштыгыз соң?

– Мин үзем Югары Пошалымныкы. Илнар армиядән кайткач автобус йөртте. Юлда таныштык. Озак очрашып йөрмәдек, бер ел да булмады. Мин дә кайнанам кебек Казанда эшләгән җиремнән авылга кайттым. Башта вакытлыча гына, аннан бөтенләйгә калдым. Шәһәрдә дә кем әзерләп тора. Тугыз елга якын яшибез. Мәктәптә пешекче, техник хезмәткәр булып эшлим. Буш вакыт булдымы, бәйлим, җәен чәчәкләр белән мәш киләм, үзешчән сәнгатьтә катнашам. Кортның “к” хәрефен дә белми идем, кортчылык белән кызыксынып киттем.

 Буш вакыт таба алуына да сокландым. Өч сыерлары, атлары, сарыклары, бозаулары бар, яздан башлап кош–корт кушыла. Вакланып тормыйлар, иллешәрдән генә алалар казын да, чебиен, үрдәген, күркәсен дә. “Бердәмлектә көч, – ди Илмира. – Ленар белән Илнар бердәм булып, бергә–бергә эшлиләр”.

Илмираның сүз саен “әни” дип торуына игътибар иттем. Күренеп тора, тату яши кайнана белән килен. “Төрле чак була. Бик кызу Илмира. Аның каравы Илнар минем кебек сабыр”, – дип куйды елмаеп Гөлнур ханым. Юк, гаеп итеп түгел, яратып әйтте ул аны. Шул кызулыгы белән барысына да өлгерәдер инде ул. Менә бәйгедә катнашырга да вакыт тапкан.

– Клуб җитәкчесе Ләйсән Шәфигуллина уңайсызланып кына тәкъдим итте. Өйдәгеләргә җиткердем. Илнар башта каршы килгән иде, аннан ризалык бирде. Ләйсән апа үзе, китапханә мөдире Гөлнара Ибраһимова булышты. Бөтен туганнар ярдәмгә килде. Исем китә минем, бу авылда Илнарның туганнары йорт саен диярлек. Берсе дә авылдан китмәгән.

Сәнгать турында сүз чыккач, бу гаиләнең тагын бер шөгыле ачыкланды. Кайнанасы–кайнатасы җырчы булган, Илнар да сәхнәдән төшмәгән, спектакльләрдә уйнаган. Илмира үзе хәзер үзешчән театр артисткасы. Бәйгедә дә Илнар белән Илмира җырладылар да, биеделәр дә, һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Гади генә итеп түгел, үзенчәлекле алымнар белән.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International