Бүләкләр тапшырылды

2017 елның 31 марты, җомга

Бүләкләр тапшырылды

Ирекле халык дружиналарына республикада да, районда да зур игътибар бирелә. Безнең районда 202 кешене берләштергән 20 ирекле халык дружинасы уңышлы гына эшләп килә. Шуларның 16сы авыл җирлекләре территорияләрендә, 4се Арчада.

Узган шимбәдә район хакимиятенең кече залына халык дружиначыларының иң активларын җыйдылар.

– Халык дружиначылары җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә клуб-
ларда, бию кичәләре, бәйрәмнәр вакытларында кизү торалар. Авылларда гына түгел, Арчада үзәк стадионда узган бәйрәм чараларына да чакырырга туры килә үзләрен. Ирекле халык дружиначылары катнашында 92 беркетмә төзелде, –диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллин. – Участок инспекторларына булышырга кирәк. Без һәр хезмәтегезне язып барабыз. Аеруча активларга бүләкләр бирелә.Узган ел безнең районнан өч кеше бишәр мең сум премия белән бүләкләнде. Республикада 25 мең сумга кадәр бүләк алучылар да бар.

Бу көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ирекле халык дружиначыларының район штабы җитәкчесе Рамил Гарифҗанов районның мактауга лаек ирекле халык дружиначыларына бүләкләр тапшырды.

– Бүген биредә иң активлар катнаша. Киләчәктә андыйлар тагын да артыр, дип уйлыйбыз. Урыннарда эшләгез, берегезнең дә хезмәте игътибарсыз калмас, – диде ул.

Соңыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча өлкән инспекторы Рәмзия Тимергалиева иң яхшы эш күрсәткән ирекле халык дружинасы отрядларын, аерым кешеләрнең исемнәрен дә атап үтте.

– Арчадан “АСПК” кирпеч заводында, педагогика көллиятендә, Арча элеваторында бу эшкә бик җаваплы карыйлар, – диде ул. – “АСПК” җәмгыятеннән бүген дүрт кеше, отряд командиры Айдар Ильясов та, бүләкләнде. Көллияттән отряд командиры Марат Кәбиров узган ел биш мең сум премиягә лаек булган иде, быел бу уку йортыннан өч кешегә бүләк тапшырылды. Арча элеваторыннан Ришат Әхмәдиев ике атна саен офицер патруле белән кизүгә чыга. Иске Чүриледән, Яңасаладан өчәр кешене бүген билгеләп үттеләр. Яңасаладан Зөлфирә Хәмидуллина Арчада үткән чараларга да килә. Түбән Атыдан Ядкәр Мөхәммәдиев, Наласадан Дилүс Мостафин эше белән өлкән участок уполномоченные Илнар Зөбәеров бик канәгать.

Зөлфирә Хәмидуллина Яңасалада гаилә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли икән.

– Гаилә балалар бакчасы җиденче елын эшләп килә. Ул безнең өйдә урнашкан. Җиде бала тәрбияләнә, – диде Зөлфирә үзе белән кыскача гына таныштырып.

Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле бу ханым үзенә тапшырылган һәр эшкә җаваплы карый. Бу юлы алган бүләге – шуның нәтиҗәсе.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International