“Ак барс” агрокомплексы”нда көрәш бәйгесе

2017 елның 31 марты, җомга

“Ак барс” агрокомплексы”нда көрәш бәйгесе

25 мартта Курса-Почмак мәктәбе спорт залында “Ак барс” агрокомплексы” хуҗалыгы призына көрәш бәйгесе узды.

Чын мәгънәсендә милли спорт бәйрәме булды ул. Мәктәп каршында ук бәйгегә килүчеләрне дәртле көйләр, кайнар чәй, шашлык, тәмле ризыклар каршы алды. Кунакларны да, ә алар арасында район башлыгы Илшат Нуриев, республика көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, халыкара категорияле спорт хөкемдары, якташыбыз Рәфкать Җәләев, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррир урынбасары, Россия категорияле спорт хөкемдары Атлас Гафиятов та бар иде, халкыбызның татлы чәкчәге белән сыйладылар. Көрәшчеләр, тамашачыларны матур җырлар, дәртле биюләр белән үзешчән артистлар да сәламләде. Бәйрәмне ачу тантанасында тагын бер күңелле мизгел булды. Равил Хәйруллин соңгы елларда Арча көрәшчеләренең даны яңадан югары күтәрелә баруын билгеләп үтте һәм милли спорт төрен үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе, районның татарча көрәш федерациясе рәисе Шәйдулла Сәлаховка Татарстан Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырды. Дөрестән дә, Шәйдулла Имамович көрәшчеләр, гомумән, спорт өчен янып-көеп йөргән җитәкчеләребезнең берсе. Әлеге спорт бәйрәме дә аның тырышлыгы белән оештырылды. Бәйгегә районның 17 яшьтән өлкән иң көчле көрәшчеләре килгән. Алар 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 кг нан югары үлчәү категорияләренә бүленеп бил алышты. Шул ук вакытта һәр көрәшченең нәтиҗәсе командага да баллар китерә иде. Бу уңайдан һәрвакыт югары урыннар алып килүче “Игенче” (Наласа) һәм “Ак барс” агрокомплексы” хуҗалыгы пәһлеваннары белән беррәттән Арча педагогика көллияте егетләренең дә матур алымнар күрсәтеп көрәшүләрен әйтеп узарга кирәк. Тренерлары Фәнис Зариповның студентлар белән чын күңелдән бирелеп эшләү җимешләре бу. Гомумән, бер генә алыш та гади генә булмады монда. Беркем дә бирешергә теләми. Кайчак көрәшчеләр, җанатарларның да эмоцияләре чиктән ашып китсә дә, тупаслыкка, гаделсезлеккә юл куелмады. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки бәйгене халык- ара һәм илкүләм категорияле хөкемдарлар бәяли. Һәр үлчәү авырлыгында батырлар билгеле булганнан соң да таралырга ашыкмады халык. 80 кг га кадәр һәм аннан авыррак үлчәү җиңүчеләре арасында абсолют батырларны ачыкларга кирәк иде. Яшүсмерләр арасында Россия чемпионы, инде өлкәннәр арасындагы ярышларда да үзен күрсәтергә өлгергән Наласа егете Фаяз Зарипов, көндәшләрен зур өстенлек белән отып, беренче тәкәгә ия булды. Ә менә икенче тәкә өчен Югары Мәтәскәдән Фаил Рәхимовка шактый тир түгәргә туры килде. Үзеннән ярты центнерга җиңелрәк булса да Илшат Идиятов тиз генә ектырмады аңа. Тик бу юлы Арча Сабантуендагы могҗизаны кабатлый алмады Илшат. Тәкә Фаилнең киң җилкәсенә кунаклады.

Шундый матур көрәш күрсәткәнегез, спорт сөючеләргә чын бәйрәм бүләк иткәнегез өчен рәхмәт, егетләр. Ә рәхмәтнең иң олысы, әлбәттә, оештыручыларга. Мондый бәйгеләр соңгысы булмасын. Шул вакытта көрәшчеләребезнең күңеле дә үсәр, билләре дә ныгый төшәр, зур келәмнәрдәге җиңүләр дә озак көттермәс!

Исрафил Насыйбуллин

 

Көрәш нәтиҗәләре

60 кг га кадәр:

1 урын – Салават Әхмәтгалиев (“Игенче”)

2 урын – Булат Шәйхетдинов (педагогика көллияте)

3 урын – Ирек Сафиуллин (педагогика көллияте)

70 кг га кадәр:

1 урын – Илшат Фазылҗанов (педагогика көллияте)

2 урын – Фәнгиз Мәннанов (Югары Мәтәскә)

3 урын – Рамил Хәкимҗанов (педагогика көллияте)

80 кг га кадәр:

1 урын – Фаяз Зарипов (“Игенче”)

2 урын – Айрат Абдуллин (Шушмабаш)

3 урын – Дамир Әһлиуллин (“Игенче”)

90 кг га кадәр:

1 урын – Илшат Идиатов (агросәнәгать көллияте)

2 урын – Ранис Шәмсетдинов (“Игенче”)

3 урын – Вилдан Абдуллин (“Ак барс” агрокомплексы”)

100 кг га кадәр:

1 урын – Данис Закиров (“Ак барс” агрокомплексы”)

2 урын – Әнис Гарипов (Өчиле)

3 урын – Нәсим Габидуллин (педагогика көллияте)

100 кг нан югары:

1 урын – Фаил Рәхимов (Югары Мәтәскә)

2 урын – Раиф Мөхәммәтҗанов (“Игенче”)

3 урын – Альберт Ситдыйков (Иске Кишет)

Барлык призерлар да медаль, грамота һәм ярышның иганәчесе, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов тарафыннан акчалата бүләккә лаек булдылар. 60, 70, 80 кг лы һәм 90, 100, 100 кг нан югары үлчәү авырлыкларындагы җиңүчеләр арасында 2 абсолют батыр билгеләнде: җиңел үлчәүдә Фаяз Зарипов, авыр үлчәүдә Фаил Рәхимов. Командалар арасында 1нче урында “Игенче” (Наласа), икенче – Арча педагогика көллияте командасы, өченче урында келәм хуҗалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International