Свердлау татарлары Арчага килде

2017 елның 31 марты, җомга

Свердлау татарлары Арчага килде

Арчада Свердлау өлкәсеннән укытучылар булып китте.

Аларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев һәм мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Мостафина озатып йөрде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Мусина, мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова килгән иде.

– Безнең Татарстанга сәяхәтебезнең төп максаты – үзебезнең төбәктә татар телен үстерүне күздә тотып, Татарстанның үзәгендә яшәүче татарларның тормышы белән кызыксыну, татар мәктәпләрендә туган телне укыту алымнарын карау, тәҗрибәләрен уртаклашу һәм соңыннан шуны хезмәттәшләргә, әти–әниләргә җиткерү. Чөнки безнең җирлектә яшәүче татарлар руслаша башлады. Телебез югалып бара, шул бик борчый. Ә Арчага, Тукай яшәгән төбәккә килүебез көтмәгәндә булды. Һәм без моңа бик шатландык, – диде Свердлау өлкәсендәге Татарстан вәкиллегенең мәгариф буенча белгече, делегация җитәкчесе Динария Алетдинова. – Свердлау өлкәсендә 45 татар авылы, шуларның 19ында мәктәп бар. Бишесендә генә татар теле дәресләре укытыла. Дөрес, без үз чиратыбызда эш алып барабыз. Төрле татар әдип-ләре белән очрашулар, кичәләр, бәйгеләр, милли бәйрәмнәр, укулар һәм башка чаралар оештырабыз. Татар артистлары килсә, мәдәният йортларында басып торыр урын булмый. Сабантуйлар гөрләп уза. Руслар да бик теләп ярдәмгә килә. Алар белән бик дус һәм тату яшибез.

Арчада кунаклар өчен бик кызыклы һәм бай программа әзерләнгән иде. Арча станциясендәге 11нче балалар бакчасында җитәкчесе Айгөл Зөбәерова милләттәшләрне бакча белән таныштырды, эш алымнары турында сөйләде, рус милләтеннән булган балаларны да татар теленә өйрәтүләре турында әйтеп үтте, дәресләргә алып керде. Очрашу истәлеге итеп балалар һәм тәрбиячеләр бик матур чара күрсәтте.

Арча педагогика көллиятендә булган очрашу да ерак кардәшләребездә матур тәэсирләр калдыр-
ды. Фойеда ук аларны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдинова җитәкчелегендәге ярты гасырлык тарихы булган “Ләйсән” ансамбле каршы алды. Алар кунакларны чыгышлары белән дә, күз явын алырлык матур, милли киемнәре белән дә сокландырды.

Кунаклар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Абдуллина җитәкчелегендәге курчак театрлары арасындагы “Идел Йорт” төбәкара фестивалендә узган ел Гран при алган, быел дип- ломант булган “Тылсым” курчак театры чыгышын да бик яраттылар, “Әлифба” музеенда җитәкчесе Сания Сибгатуллина һәм көллият каршында эшләп килүче “Экскурсияләр үткәрүче мәктәбе”ндә белем алучы студентлар сөйләвенә, студент Фәндүс Гыйльметдиновның җырлавына сокландылар. Очрашу ахырында “Талисман” бию төркеме башкаруында татар бию- ен, “Мирэль” вокаль ансамбле, гимназия укучысы Инсаф Гаптелбәров башкаруында татар җырларын тыңладылар, Инсафны 22 апрельдә үзләрендә үтәчәк зур чарада да күрергә теләүләрен белдерделәр.

– Ак көнләшү пәйда булды бездә. Шул ук вакытта горурлану да. Татар иле үзәгендә шулай гөрләп яшәп яталар, – диде соңыннан кунакларның берсе Дамир Каюмов.

Яңа Кырлай мәктәбендә милләттәшләребезне Нәүрүзбикә каршы алды. Балалар бүләк җыю күренешен күрсәтте, коймактан авыз иттеләр. Татар теленнән осталык дәресләрен дә бик ошаттылар. Миләүшә Зарипова балалар белән эшләсә, Гөлгенә Шиһабиева Свердлау татарларының үзләре белән бәйгеләр оештырды. Соңыннан бүләккә татар моңнары яңгырады.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International