Нинди яз инде ул, кошлар сайрамаса?

2017 елның 31 марты, җомга

Нинди яз инде ул, кошлар сайрамаса?

1 апрель – Халыкара кошлар көне. Экология икеайлыгы да шушы көннән башланып китә. Болар икесе дә бер–берсеннән аерылгысыз төшенчәләр.

“Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек. Ата–бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. Алар терлек–туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы–шатлык уртаклашып әвәрә килеп яшәгәннәр. Бу инде – рухи тормышның бөтенлеге.

Ата–баба сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казы белән серләшеп гомер кичергән. бу кошларның һәрберсе кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән, кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган... Нинди уҗым басуы инде ул ук булып ыргылып күккә тургай күтәрелеп сайрамаса, нинди кыр инде ул биектә–биектә тилгән тибрәлмәсә?” – дип яза мәшһүр якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев үзенең “Бәхилләшү” повестенда.

Бу арада Кабан күлен чүп–чардан чистартучы аккошны еш күрсәтәләр, без, кешеләр, кошлардан үрнәк алсак, начар булмас иде, янәсе. Чынбарлыкта бу кош оя ясый, бала үстерергә җыена.

Җәнлекләр арасында чисталык ягыннан бурсыкка җитүче юктыр. Өнен генә тәртиптә тотып калмый, “капка төбендә”дә бер чүп әсәре тотмый ул. Элегрәк авылларда көтү куганнан соң әби–бабайлар капка төпләрен шулай ялт иттереп куярлар иде. Ямь–яшел чирәм, анда сап–сары каз бибиләре...

Соңгы елларда сулыкларда кондызлар күбәйде, дип зарланучылар бар. Ә бит алар кеше булдыра алмаганны да эшли. Бу җәнлекләр бер елны Наласа авылын зур бәладән сак-лап калды. Алар ясаган буадагы су белән янгын сүндерделәр, әле дә рәхмәт әйтеп искә алалар үзләрен.

Табигатьтә артык әйбер юк. Кайвакытта адәм баласы үзен бик акыллыга санап эшне бозып куя. Зыян сала дип бүреләрне юк иттеләр, шуннан чылбыр өзелде, басуларны, урманнарны кыргый этләр басты, төлкеләрнең тәртибе бозылды.

Чисталык темасын дәвам итик. Кошлар арасында сыерчыкны үрнәк итеп алырга була. Оя куярга иренмәгән һәр кеше күзәтә ала бу кошларны. Быел алар 22 март кичендә (узган ел ун көнгә алдарак кайтканнар иде) кайтып төште. Шатланышып ояларына керә–чыга йөрделәр. Икенче көн иртәдән ояларын чис- тартуга керештеләр. Тәртипкә китергәч салам, печән, мамык түшәп куячак алар.

Кошлар көнен мәктәпләрдә көтеп алалар. “Без ел саен 70–80 оя әзерләп Сурнар урманчылыгына тапшырабыз, иң матур оя ясаучыларны бүләклибез”, – ди Лесхоз урта мәктәбе директоры урынбасары Фирая Гайнанова.

Арча ЗУЭСы осталары узган ел 150 сыерчык ясап Яңа Кырлай, Симетбаш, Хәтнә авылларына, урманга элгәннәр иде. Быел тагын 50 оя ясап урнаштырганнар. Язларын Яңа Кырлайда Г.Тукай музее янындагы паркта, Сәгъди абзый йортына килүчеләрне сыерчыклар җыры каршы ала.

Экология елында аучылык хуҗалыкларында кыр үрдәкләре өчен оялар ясап куячаклар.

Күп еллар тракторчы булып эшләгән бер танышым болай ди: “Миннән гомерең буе трактор тавышыннан туймадыңмы әле, дип сорыйлар. Алар, билгеле, тракторны гына күз алдында тотадыр. Мин бит басуга чыгып беренче өлгергән җир исен исним. Бермәлгә тракторны сүндереп тургайлар җырын тыңлыйм”.

Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге, диләр шул.

Экология икеайлыгында инде без күбрәк кешеләрнең табигатькә карашы турында язырбыз.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International