Үзара хезмәттәшлек итү тулы көченә дәвам итә

2017 елның 28 апреле, җомга

Үзара хезмәттәшлек итү  тулы көченә дәвам итә.

 

Пермь өлкәсе Барда районы Барда гимназиясе һәм Татарстан республикасы Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе арасында мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү  тулы көченә дәвам итә. Әлеге икеяклы килешү  һәрберебез өчен дә бик кирәкле һәм файдалы проект булды.

   Проектның максаты - татар теленә кызыксыну уяту һәм аны инновацион яктан бай эчтәлекле итеп өйрәнү , укучыларда телебезгә, милләтебезгә, аның гореф-гадәтләренә  ихтирам хисләре тәрбияләү, телебезне саклау һәм үстерү. Үзара ярдәмләшеп , тәҗрибә уртаклашып яшәүнең, бердәмләшеп эшләүнең  кирәклеген  укытучылар һәм укучылар коллективы да  тоя һәм инде бу проект үзенең нәтиҗәләрен дә бирә башлады.

     Барда гимназиясе дә олы дәрәҗәгә лаек булды, аңа Г.Тукай исеме бирелде. Бөек шагыйребез Г.Тукай исемен йөрткән ике белем   йортында уртак  эшләр ,  киләчәккә планнар тагын да  күбәйде. Г.Тукайның  иҗатын тагын да тирәнтен өйрәнү, үзара тәҗрибә уртаклашу,  фәнни-практик конференцияләрдә,проектларда  катнашу бурычы ассызыкланды.

      26 нчы апрель -  бөек шагыйребез Г.Тукайның туган  көнендә

  Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы җитәкчелегендәге делегация Барда җиренә аяк басты. Бүгенге  очрашуның  сәбәпләре бик куанычлы иде. Биредә Барда гимназиясе , Г.Тукай исеме бирелү уңаеннан , регионара  тантана үткәрә.

   Программа бик күп чараларны үз эченә алган иде. Ул иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Иң беренче Барда гимназиясе директоры Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызы гимназиянең уңышлары, киләчәккә планнар белән таныштырды. Ике мәктәп арасында узган чараларга нәтиҗә ясалды, эшләр планлаштырылды.  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  дәресләр, класс сәгатьләре югары дәрәҗәдә үтте. Аннан соң көн тәртибе буенча Г.Тукай һәйкәленә чәчәк салу һәм митинг булды. Төшке аштан соң, Барда муниципаль районы башлыгы урынбасары Балтаева Татьяна Владимировна белән эшлекле сөйләшүгә җыелдык. Иң беренче Татьяна Владимировнаның саф татарча чыгышы , аралашуы сокландырса, икенчедән мәгариф милли мәсьәләләрен тирәнтен тою, бу юнәлеш буенча нәтиҗәле эш алып баруы бездә ихтирам уятты.

     Барда районы буенча экскурсия, аның тарихы, танылган шәхесләре,үткәне һәм бүгенгесе белән танышу безнең күңелләрдә уелып калды. Шулай ук шушы төбәктән чыккан язучылар һәм шагыйрьләр белән дә  түгәрәк өстәл артында сөйләшү , ике якны да борчыган сорауларга җавап табу, балаларны иҗат эшенә тарту, уртак милли мирасыбызны түкми-чәчми яшь буынга  җиткерү мәсьәләләре каралды. Барда мәгариф бүлеге җитәкчесе Тляшев Илдар Әсхәт улы гимназия үрнәгендә барлык район мәктәпләрендә  дә милли  аң, милли тәрбия бирү буенча эш алып барылуы турында сөйләде. Ике белем йорты арасындагы эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләренә  һәм башкалар өчен дә үрнәк булуына басым ясады. Җәйге чорда балаларның ялын күмәк рәвештә оештыру  буенча план-проект тәкъдим итте.

    Барда үзәк  мәдәният йорты шыгырым тулы иде. Гимназиянең шатлыгын уртаклашырга җитәкчеләр, ата-аналар, балалар  җыелган, дәрәҗәле кунаклар кайткан. Бәйрәм рухы Барда  районына      гына түгел , ә бөтен Рәсәй киңлекләренә таралган кебек тоелды. Укучылар, укытучылар, ата-аналар коллективының  берсеннән-берсе   матур, эчтәлекле чыгышлары  котлаулар, тәбрикләүләр белән үрелеп барды.  Бүгенге зур тантанада катнашып, хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән котлау, үзебезнең теләкләребезне җиткерүгә без бик шат идек.  

    Зал татар халкының  гимнына әйләнгән  “Туган тел”не   җырлаганда урамда инде күптән караңгы төшсә дә , берәүнең дә тиз генә таралышасы килмәде. Сөйләшәсе сүзләр, уртаклашасы фикерләр күп иде әле.

    Татарстаннан читтә дә  татар моңы, Тукай рухы  яши, яшәрә ,чәчәк ата. Бүген без моңа тагын бер кабат инандык, сокландык һәм горурландык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International