Телне ярату — бакчадан

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Телне ярату — бакчадан

Бүген аларда бәйрәм. Арчаның 1нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасында ел саен җәйне —  Халыкара балаларны яклау көнен әнә шулай каршы алалар.

Узган ел бакча зурлап 80 еллыгын билгеләп үтте. Ә быел аеруча зур шатлыклы вакыйга булды — “Салават күпере” ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган “Иң яхшы билигвал балалар бакчасы” исеменә лаек булып, 500 мең сумлык грант акчасына ия булды. Димәк, хезмәтләре нәтиҗәле, республика күләмендә үрнәк итеп куярлык. Бу акчага бакча яңа, милли, заманча әсбапларга баерга әзерләнә.

Конкурста катнашучы бакчаларны министрлыкның эксперт комиссиясе мәктәпкәчә балаларны дәүләт телләренә өйрәтүнең сыйфаты, төркемнәрдә тел үсеше өчен тирәлек, әсбаплар булуга, тәрбиячеләрнең үзенчәлекле өйрәтү программаларына карап һәм уку елы башында һәр бакчага кайтартылган укыту-методик комплектларны куллануга, алар белән эшләү нинди нәтиҗә бирүгә карап сайлаганнар. “Комиссия әгъзалары төркемнәргә кереп балаларның һәрберсе белән татар, рус телләрендә аралаштылар. Сынатмады балаларыбыз, һәр сорауга чатнатып җавап бирде. Ел саен бакчабызга сәләтле яхшы балалар килә, аларның уңышлары белән горурланабыз. Сәләтле балаларны ачыклау, үстерү максатыннан районда оештырылган конкурсларда балалар гел призлы урыннар яулый”, – ди горурланып, өлкән тәрбияче Миләүшә Сафина. Татар теле тәрбиячесе Гөлназ Камалиева кебек ана телен яратып, хөрмәт итеп эшләгән тәрбиячедән, әлбәттә, балага да күчә ул хисләр. Үзе дә җылылык бөркеп торучы тәрбияче телне өйрәтүне балаларга уен рәвешендә алып барыр- га тырыша. Без әңгәмә корганда грант өчен бар коллективның көче кергәнен кат-кат әйтеп, тәрбиячеләрнең үз куллары белән ясаган лэпбукларын (аерым темаларга багышланган сүрәтләр, мәгълүмат тупланган китаплар) күрсәтеп, берничәсенең аерып исемнәрен атап үтте ул һәм “Башка хезмәтләребезне дә күрегез әле”, – дип үз артыннан ияртте.

Бер төркемдә балаларга юл йөрү кагый- дәләрен өйрәтәләр. Өстәлне фетр тукымадан тегелгән әсбап каплаган. Апалары биргән сорауга җавап итеп балалар шуңа билгеләрне әле ябыштыра, әле кубарып ала. Мондый әсбапны беренче күргәнгә, исем китеп карап тордым. Әллә ниләр эшләгән Ландыш Равил кызы тукымадан: монда Тукай шигырьләрен сыйдырган китап та, хайваннар дөньясы да, милли орнаментлар чагылышы да, тагын әллә ниләр бар. Әнә шул Тукай иҗаты буенча узган ел республикада “Сөйкемле Шүрәле” конкурсында гран-прига ия булган Ландыш. “Мондый тукыма–әсбаплар балаларның кул чуклары, сөйләм телен үстерү, әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өчен кулланыла. Шулай ук балаларны тормышка яраклашырга, кирәкле кагыйдәләргә дә өйрәтә, – ди ул. – Үз эшемне, балаларны бик яратам. Хезмәтеңә бирелеп эшләмәсәң, уңай нәтиҗәләр өмет итеп булмый”. Шушы көннәрдә Ландыш Равил кызы Сочига кул эшләнмәләре буенча Бөтенроссия конкурсына китә. Хезмәте анда да югары бәяләнми калмас. 

Без кергәндә Әлфинур Габдуллаҗан кызы төркемендәге балалар курчаклар белән сөйләшә иде. Курчакка кушылып җырлап та алдылар, сорауларына җавап биреп, табышмак чишә башладылар. Иң кызыгы – курчаклар татарча сөйләшә! “Бүгенге көндә төп максатларыбызның берсе –  балаларны дәүләт телләрендә аралашыр-
га өйрәтү. Сөйләшә торган уенчыклар федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләбенә җавап бирә – балаларны кызыксындыра да, шаккатыра  һәм яхшы нәтиҗә дә бирә, – ди тәрбияче. – Мәсәлән, Тукай иҗатын өйрәнүдә тавык ярдәмгә килә, аю әкият иленә алып керсә, куян рус теленә өйрәтә, милли киемле курчак милли киемнәрне истә калдыру өчен зур ярдәмлек. Болар балаларның сүз байлыгын, хәтер, зиһеннәрен үстерә. Уенчыкларны сөйләштерер өчен без аларның яшерен берәр җиренә махсус җайланма – сүзләр яздырылган чип урнаштырдык. Балаларны дөрес сөйләшергә, фикерен әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыкларын арттыру – бакча тәрбиячеләренең мөһим бурычы, чөнки тел баланың киләчәгенә турыдан-туры йогынты ясый”.

Тел мәсьәләсендә Гөлназ Камалиеваны борчыган сораулар бар. “Күп балада аваз әйтүдә кыенлыклар очрый, сөйләм телләрен камилләштерү өстендә эшне бакчада гына хәл итеп булмый, әти-әниләр белән бергәләп көрәшергә кирәк. Әти-әниләр балалары белән өйдә ешрак аралашсын иде”, – ди ул. Әти-әниләр дигәннән, коллектив алар белән гел элемтәдә тора. Һәрвакыт ярдәмнәрен тоеп яшиләр.

Мөдир Наилә Сәмиева бу уңышның — грант алуның үзәген коллективның бердәм хезмәт җимеше дип бәяли. Үз эшләренә намус белән караган һәр хезмәткәргә рәхмәтле ул. Чыннан да, әти-әниләр балаларны иртән илтеп куя да, кич кенә ала. Бала бакчада тормышның һәр өлкәсенә әзер булып чыга, дисәң дә ялгыш түгел. Рәхмәт бакчага, тәрбиячеләргә, балаларны якын итеп караганнары, тормышка әзерләп чыгарганнары өчен. Бакчалар үзләре тәрбияләп чыгарган балалары белән горурланып яшәсен.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International